Новости
8 июль 2025, 06:19

"ТатАрчаЖәй"дә җәй күңелле үтә!

Иске Балтач 1нче урта мәктәбе укучылары, бертуган Амира һәм Ильназ Шакировлар Татарстанның Арча районындагы балалар өчен булдырылган “ТатАрчаЖәй” лагеренда ял итә.

Арчада җәй күңелле үтә!Арчада җәй күңелле үтә!
Арчада җәй күңелле үтә!

Укучыларның укытучылары Рима Мансурова белдерүенчә, бирелдә ял итү өчен үсмерләрне кат-кат “иләк аша” сайлап алганнар.

Әмирә “Тукай көйләре -2021 , 2023” конкурсында җиңүче, 2021 елда “Без Тукай балалары” Бөтенроссия конкурсының 3 нче дәрәҗә Дипломы, 2024 елда “Без Мәҗит Гафурины укыйбыз” Халыкара әдәби-сәнгать конкурсында “Шигырь уку” номинациясендә 3нче дәрәҗә лауреат дипломы, “Йолдызлы юл” IV ачык вокалистлар конкурсында 1 нче дәрәҗә Лауреат булды (2022нче ел).

Ильназ “Тукай көйләре -2019” конкурсы призеры, 2024-2025нче уку елында физик культура буенча муниципаль этап ярышы призеры, 2024-2025 уку елында җәмгыять белеме буенча муниципаль этап бәйгесе  призеры, 2024-2025 уку елында мини-футбол буенча район ярышларында җиңүче.

Шакировлар икесе дә яхшы укыйлар. Биредә алар 21 көн дәвамында ял итәчәкләр, яңа дуслар табачаклар.

Арчада җәй күңелле үтә!
Арчада җәй күңелле үтә!
Арчада җәй күңелле үтә!
Автор:Аида Хайртдинова
Читайте нас