

Бүген Уфаның “Торатау” Конгресс-холлы каршындагы мәйданда, медицина хезмәткәре көне уңаеннан, Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров республика медицина учреждениеләренең баш табибларына 31 яңа җиңел автомобиль ачкычын тапшырды.
Яңа техниканы сәламәтлек саклауның беренчел звеносын модернизацияләү программасы кысаларында сатып алганнар, шул исәптән "Дәвамлы һәм актив тормыш" гомумдәүләт проекты буенча федераль акчалар җәлеп ителгән.
Төбәк җитәкчесе медицина хезмәткәрләренә фидакарь хезмәтләре өчен рәхмәт белдерде һәм тармакның матди-техник базасын ныгытуның мөһимлеген ассызыклады.
- Сезне Медицина хезмәткәре көне белән котлыйм. Уңышлар, иминлек һәм ныклы сәламәтлек телим, – диде Радий Хәбиров. - Без медицина учреждениеләренең автопаркын даими яңартып торабыз, бу сәламәтлек саклауның беренчел звеносы эшенә бик ярдәм итә.
Ары таба Башкортстан Башлыгы яңа техника мөмкинлекләре белән танышты. Үзебездә җитештерелгән "Лада Гранта", "Лада Ларгус" һәм "Лада Нива Тревел" автомобильләре авыл җирендә эшләү өчен каралган.
Бәхетле ачкыч алучылар арасында Балтач районы да бар. "Лада Ларгус" автомобиле ачкычын Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров кулыннан үзәк район дәваханәсенең баш табибы Салават Гыйльметдинов алды.
Үзәк район дәваханәсе автопаркы даими рәвештә яңару кичереп тора. Яңа автомобиль аз хәрәкәтләнүче пациентларны, инвалид коляскаларда йөрүче кешеләрне йөртү өчен барлык кирәкле әйберләр белән җиһазландырылган.
“Балтач үзәк район дәваханәсе коллективы исеменнән Башкортстан Республикасы Башлыгы Радий Хәбировка һәм БР Сәламәтлек саклау министры Айрат Рәхмәтуллинга күрсәткән ярдәмнәре өчен рәхмәт белдерәбез”, - ди Салават Фаат улы.
Журналистлар белән әңгәмәдә төбәк җитәкчесе республика медицина учреждениеләре автопаркын яңартуның әһәмиятен ассызыклады.
– Быел без медицина хезмәткәрләренә барлыгы 90 машина тапшырырга планлаштырабыз. Бу эш даими нигездә бара. Безнең бурыч - барлык шундый техника паркын алыштыру. Шул ук вакытта аннан чыга торган эш автомобильләренең бер өлешен без махсус хәрби операция зонасына җибәрәбез, – дип билгеләде Радий Хәбиров. - Безнең медицина тулаем алганда сыйфатлы яңартыла. Алда әле эш күп, безнең дәваханәләрне җиһазлау да модернизацияләүне таләп итә. Алга барырбыз.