

Республика юлларында, кызганычка каршы, балалар катнашындагы юл-транспорт һәлакәтләренең артуы күзәтелә. Бу хәл җәмәгатьчелекне генә түгел, ә һәр ата-ананы да борчуга сала. Юлларда балаларның иминлеген тәэмин итү – бүгенге көннең иң мөһим бурычларыннан берсе.
Шул максаттан Башкортстанда “Не рули, малай!” профилактик кампаниясе старт алды. Әлеге акция балигъ булмаган балаларның руль артына утыруын булдырмауга, ата-аналарның бу мәсьәләгә карата җаваплылыгын арттыруга юнәлдерелгән.
Профилактик акция 31нче октябрьгә кадәр дәвам итәчәк.