Новости
6 июнь 2025, 02:00

Җәмгыятьтә Назыйф Дәүләтов кебек уңганнарга таяналар

“Коммуналь хуҗалык” җәмгыяте — Балтач районындагы катлаулы системаларның берсе. Анда көч салган хезмәткәрләр иңенә районыбызның нормаль тормышын тәэмин итү буенча зур җаваплылык салынган. 

Җәмгыятьтә Назыйф Дәүләтов кебек уңганнарга таяналарҖәмгыятьтә Назыйф Дәүләтов кебек уңганнарга таяналар
Җәмгыятьтә Назыйф Дәүләтов кебек уңганнарга таяналар

Бүген коммуналь хуҗалык өлкәсе катлаулы этабны үтә. Суүткәргечләрне модернизацияләү бара. Алга билгеләнгән бурычлар: яңалыклар кертү, яңа технологияләрне үзләштерү, һөнәри осталыкны арттыру һәм башкалар. Ирешелгән күрсәткечләрдә генә тукталмый, нәтиҗәле эшләүче коммуналь хуҗалык системасын булдыру юлын дәвам итә балтачлылар.

Шушы системада озак еллар тырышлык салган Назыйф Әдип улы Дәүләтовның хезмәт юлы бай. Туган авылы Тучыбайда “Танып” колхозында водитель булып хезмәт биографиясен башлаган егет, 1989нчы елдан районның “Агропромхимия” берләшмәсендәге МАЗ базасындагы кранны хезмәтләндерә. Ә ул кранны алып кайту әле дә хәтерендә героемның.

—Берләшмәдән хезмәттәшем Салават Дильмиев белән юлга чыктык. Брянск өлкәсенә барып җиттек. Клинцы шәһәреннән кирәкле техниканы алып (Салават документлар эшен башкарды) рульдә үзем кайттым. Ноябрь ае иде. Юлда унҗиде көн үтеп имин кайтып җиттек...

Ул елларда куәтле кран районда “Агропромхимия” берләшмәсендә һәм механикалаштырылган төзелеш оешмасында (РМСО) гына була. Назыйф Дәүләтов күп объектлар төзелешенә үз өлешен кертә. “Агропромхимия” берләшмәсенең административ бинасы, гомум торагы төзелә. Яңавылдан районның колхоз үзәкләрендәге авылларына аммиак селитрасы өчен резервуарлар алып кайтып урнаштыра.       

1994нче елда дүртенче разрядлы кранчы Назыйф Дәүләтов “Водоканал” предприятисендәге ЗИЛ базасындагы кранга күчерелә. Монда да эш күләме зур була. Иске Балтач авылының Комсомол урамында урнашкан “Водоканал”ның элекке базасы казыксыз урында тулысынча төзелеп файдалануга тапшырыла. Район үзәгендәге һәм авыллардагы терлекчелек фермаларындагы су куу насосларын алыштырулар — барысы да Назыйф Дәүләтов “йөгәнләгән” куәтле кран ярдәмендә башкарыла. Күп авылларда иман нурын балкытып калыккан Аллаһ йортлары — мәчетләрнең манараларын урнаштыруга да Назыйф Дәүләтов хезмәтләндергән кран чакырыла. Мата, Зиләзекүл һәм башка авыллар халкы иман йортына манара куелган көнне тарихи көн буларак әле дә шатланып рәхмәт белән искә ала.

Шул еллардан соң күп гомерләр узган. Оешманың күп тапкырлар  оештыру-хокукый системасы үзгәртелгән. ПУЖКХ, МУП “БКИС”,  2010нче елдан чикләнгән җаваплылыктагы “Коммуналь хуҗалык” җәмгыятенә үзгәртелә. Исеме үзгәрсә дә, эш, бурычлар үзгәрешсез кала. Назыйф Дәүләтов 2005нче елдан механик итеп билгеләнә һәм менә егерме ел дәвамында шушы йөкне уңышлы тарта ул. Аның кулы астында 15 хезмәткәр эшли.  ГАЗ 3307 базасындагы ике берәмлек ассенизация автомашинасы, ГАЗ 3309 базасындагы  су ташуга махсуслашкан бер берәмлек машина, көпчәкле ике берәмлек трактор (экскаватор), ике берәмлек МТЗ 82 тракторы, ике берәмлек куәтле КамАЗ, бер НИВА, бер УАЗ (фермер) автомашинасының төзеклеген һәм өзеклекләрсез эшчәнлеген тәэмин итә. Назыйф Әдип улы үзе үк склад мөдире, диспетчер да. Һәр иртәдә җитәкчелек катнашлыгында үткән оператив киңәшмәдән соң көндәлек эшләрне үзе җитәкчелегендә эшләүчеләргә җиткерә, автопарк хезмәткәрләрен эшкә куша, хәвефсезлек техникасы турында искә төшерә.

—Назыйф Әдип улы безнең алыштыргысыз кадр. Районда коммуналь хуҗалык өлкәсен үстерүдә аның да өлеше зур. Ел саен райондагы иминлек тәэмин итү хезмәтләренең язгы ташкынга әзерлеген тикшерү смотры  үтә. Аның нәтиҗәләре безнең хезмәтнең дә су басуга бәйле килеп туган штаттан тыш хәлләрне оператив рәвештә хәл итәргә әзер булуын күрсәтә. Смотр нәтиҗәләре буенча яхшы яктан билгеләнеп киләбез. Назыйф Әдип улын коллектив хөрмәт итә. Сүзе үтә, абруе зур. Халык белән уртак тел таба, эшне оештыра белә. Ул коллективның тугры кешесе, — ди җәмгыять директоры Марат Ибраһимов.

Назыйф Дәүләтовның озак еллар дәвамында салган тырыш, намуслы хезмәте республика, район җитәкчелеге тарафыннан лаеклы бәһаланган. 2020нче елда торак-коммуналь хуҗалык өлкәсендә күпьеллык намуслы хезмәте өчен Республика Башлыгы Радий Хәбировның Мактау грамотасы белән бүләкләнгән. 2017, 2025нче елларда район Хакимияте башлыгы Илгиз Субушев тарафыннан бирелгән Мактау грамоталары, Рәхмәт хатлары да Назыйф Дәүләтовның хезмәтендәге уңышлары, югары профессионализмы белән яуланган.

Бу нәтиҗәләр артында механик кешенең көндәлек тынгысыз, җаваплы хезмәте ята. Ел саен техниканы техник карауга әзерләү; барлык төр техниканың һәм корылмаларның аварияләрсез һәм өзлексез эшләвен, шулай ук аларны запас частьләр белән тәэмин итү; мораль һәм физик яктан тузган техника, корылмаларны сафтан чыгару һәм башкалар өчен турдан-туры ул җаваплы.

Назыйф Дәүләтов эшләгән коллективында да, районда да хөрмәтле кеше. Дуслары, танышлары күп. Ул эшен дә, ялын да дөрес оештыра белә. Районның “заядлый” балыкчысы. Җәйләрен яланнардан гаиләсе белән чиләкләп җиләк җыярга, гөмбәгә дә йөри.

Әйтеп үткәнемчә, ямьле Йөгерек Танып елгасы буенда урнашкан Тучыбай авылында туып-үскән ул. Үзен белә-белгәннән елга буенда балык кармаклаган.

—Беренче корбан балыгымны 1976нчы елда тоттым. Дүртенче сыйныфны тәмамалаган ел иде ул. Ике килограммлы зур балыкны судан ни хәл тартып чыгара алганмындыр. Велосипед руленә аскач, койрыгы җиргә сөйрәлеп кайтканы хәтердә калган, — дип бала чагындагы истәлекләрен уртаклашты. Назыйф Дәүләтов кышын боз астыннан, җәен яр буеннан балык кармаклауга да актив йөри. Гаиләсе дә гел үзе белән. Тормыш иптәше Рита Фәһимҗан кызы, уллары Ленар, Радим, киленнәре Гөлшат, оныклары — мәктәп укучылары Альберт белән Илдар да ял көннәрен көтеп алалар. Йорт, өй эшләрен тәмамлауга җыелышып елга, күл буйларына юлланалар. Дәүләтовлар гаиләсендә үсеп килүче оныклар телефонга карап утырмыйлар, табигать кочагында, ата-аналары, зур әти, зур әниләре, туганнары янында хәвефсез урында ял итәләр.

—Күп балык тоту өчен йөрмибез. Елга буена төшеп чәй эчеп, гөрләшеп сөйләшеп кайтуга бер ни җитми. Әле иң матур вакыт. Танып буендагы әрәмәләрдә сандугачлар сайрый, бакалар бакылдаша, үрдәкләр сәлам биреп очып уза. Шомыртлар шау чәчәккә күмелеп утырган мәлне яратам. Балык эләкмәсә дә, көймим. Кармактан ычкынган балык өчен дә сөенеп кайтам, — ди тәҗрибәле балыкчы Назыйф абый Дәүләтов.

Әле күптән түгел үзенең алтмыш яшен билгеләгән көннәрдә тартып чыгарган корбан балыгының авырлыгы өч килограммнан артык булган!

Балыкчыдан тоткан корбан балыгын ничек куллануы белән дә кызыксындым һәм ул үзенең яраткан тәмле рецептын уртаклашты.

—Балыкны алып кайткач, эчен тазартам. Тәңкәсен кырмыйм. Эчен, тышын коры тоз белән ышкып егерме минут тотам. Аннары ыслау җайланмасында егерме минут ыслап алам. Кызыл зирек агачының вак йомычкасы бик тәмле тәм бирә. Танып елгасына төшеп корбан балыгы тотсагыз, шушылай эшләп сыйланыгыз, үкенмәссез! — ди балыкчы Назыйф Дәүләтов.

Эшен дә, ялын да дөрес оештыра белгән, үз эшенең остасы Нәзыйф Дәүләтов кебек хезмәткәрләр нинди генә коллектив өчен дә, бигрәк тә әһәмиятле үзгәрешләр һәм яңартулар чорында, терәк булып торалар. Аларның профессиональлеге һәм эшкә тугрылыгы югары нәтиҗәләргә ирешергә һәм оешманың позицияләрен ныгытырга ярдәм итә.

Җәмгыятьтә Назыйф Дәүләтов кебек уңганнарга таяналар
Җәмгыятьтә Назыйф Дәүләтов кебек уңганнарга таяналар
Җәмгыятьтә Назыйф Дәүләтов кебек уңганнарга таяналар
Җәмгыятьтә Назыйф Дәүләтов кебек уңганнарга таяналар
Җәмгыятьтә Назыйф Дәүләтов кебек уңганнарга таяналар
Җәмгыятьтә Назыйф Дәүләтов кебек уңганнарга таяналар
Җәмгыятьтә Назыйф Дәүләтов кебек уңганнарга таяналар
Җәмгыятьтә Назыйф Дәүләтов кебек уңганнарга таяналар
Җәмгыятьтә Назыйф Дәүләтов кебек уңганнарга таяналар
Җәмгыятьтә Назыйф Дәүләтов кебек уңганнарга таяналар
Җәмгыятьтә Назыйф Дәүләтов кебек уңганнарга таяналар
Җәмгыятьтә Назыйф Дәүләтов кебек уңганнарга таяналар
Җәмгыятьтә Назыйф Дәүләтов кебек уңганнарга таяналар
Җәмгыятьтә Назыйф Дәүләтов кебек уңганнарга таяналар
Автор:Аида Хайртдинова
Читайте нас