

Иртән йокыдан чак торасыз, хәлсезлектән җәфа чигеп көнне үткәрәсезме? Бу XXI гасырның иң популяр авыруы булган «хроник ару» билгеләре икән. Энергия җитмәү, гадәттә олы буын вәкилләренә хас күренеш булса, хәзер авыручылар 20-40 яшьлекләр арасында да бар. «Хроник ару»ны офис чире дип тә йөртәләр икән әле.
Бу бәлане ничек җиңәргә?
Хроник ару – «Синдром хронической усталости» медицинага 1988 елларда кертелгән.
Аны җиңүнең берничә ысулы бар. Беренчесе — дөрес тукланырга!
Үзеңдә хәлсезлек тойганда иң беренче чиратта туклану рационын һәм йокы режимын тәртипкә китерергә кирәк, ди белгечләр. Организмга тимер җитмәү шулай ук хәлсезлекнең бер сәбәбе булырга мөмкин. Кызыл ит белән бавырда аксым, тимер күп. Хәлсезлекнең икенче сәбәбе – йод җитмәү. Анысы диңгез кәбестәсендә һәм балыгында күп. В витаминнары төркеме дә энергия, нерв системасы эшчәнлеге өчен җаваплы. Ул ярмаларда, ипидә, бәрәңгедә күп. В12 – иттә, бавырда бар. Фолий кислотасына яшелчәләр, чикләвек бай.
Спорт белән белеп шөгыльләнегез!
Кайбер кешеләр хәлсезлекне аз хәрәкәтләнүдән күрә. Спорт белән шөгыльләнә башлауга кешегә үзеннән-үзе хәл керәчәк дип саныйлар. Тәүдә хәлсезлекнең тамыры кая барып тоташканын белергә, анализлар тапшырырга кирәк. Ләкин, хәрәкәттә – бәрәкәт дигәнне дә онытмый, үзегезгә уңайлы спорт төре табып була.
Контраст душ керегез!
Ул да арыганлыкны бетерә. Баш мие яхшырак эшли башлый, кан әйләнеше яхшыра. Иртәнге мондый душтан соң көн дәвамында күтәренке кәеф хөкем сөрәчәк. Кичке якта ылыс һәм бераз диңгез тозы салып, җылы ваннада ята аласыз. Мондый суда аякларны гына тотсаң да була.
Ароматерапия – дәва! Моны истә тотыгыз!
Ул нерв системасын яхшырта, мускулларны ял иттерә. Ала миләүшә (лаванда) тынычландыра, дарчин (корица) гармония бирә, ылыс көн дәвамында яхшы кәеф булдыра.
Гаджетлар зыянлы! Онытмагыз!
Үзеңне начар хис итү гаджетлардан ару сәбәпле дә булырга мөмкин. Буш вакытыгызны социаль челтәрләрдә уздырмагыз. Табиблар йокларга 2-3 сәгать кала бөтен электр җиһазларын сүндереп куярга, атнаның бер көнен интернетсыз уздырырга киңәш итә.
Ачы шоколад ашагыз, какао эчегез. Какао серотонин – бәхет гормоны булдыра. Организмга ул җитмәгәндә, кеше тиз арый, депрессиягә бирелә.
Сәгать унда йокларга ятып, иртәнге алтыда-җиденче яртыда тору – иң яхшысы. Әгәр дә бер атна буе йокыгызны тиешенчә туйдырмыйсыз икән, ял көннәрендә туйганчы йоклагыз.
Сәламәт булыгыз! Саулыгыгызны алдан кайгыртыгыз!
Төрле чыганаклардан җыелды
Автор фотосы