

Башкортстан Республикасы Башлыгы Радий Хәбиров районнарда ФАПлар үсешенең төп бурычларын билгеләде: “Безнең дүрт миллионлы республикабыз өчен бу тема аеруча әһәмиятле, чөнки төбәк халкының өчтән береннән артыгы авыл җирендә яши. Мин өч ел элек районнар буйлап йөри башлагач, фельдшер-акушерлык пунктларының нинди генә экзотик биналарда урнашмавын күрдем, ә алар бездә барлыгы – 1 960. Мәсәлән, бер ФАП Бөек Ватан сугышы елларында хәрби әсирләр урнашкан баракта булган, икенчесе – XIX гасыр бинасында. ФАПлардан авыл халкы гомумән медицина турында үз фикерен формалаштырса да, озак вакыт бу объектларга бөтенләй тиешле игътибар бирелмәгән, - диде Радий Хәбиров. - Шуңа күрә без барлык тузган ФАПларны алыштыру бурычын куйдык. Һәм без Россия Президенты Владимир Владимирович Путинга беренчел звеноны комплекслы модернизацияләү программасын башлап җибәргәне өчен рәхмәтле. Бу акча белән ныгытылган җитди документ. 2025 елга кадәр Башкортстан 18 млрд сум алачак”. Бу сүзләрне Радий Хәбиров сәламәтлек саклауның беренчел звеносының матди-техник базасын ныгытуның мөһимлеге турында чыгышында әйтте.
Россия Президенты Владимир Путин исә Башкортстанның сәламәтлек саклау өлкәсендәге казанышларын бәяләп болай диде:
- Радий Фәритович, тулаем алганда сәламәтлек саклауны үстерү – безнең бурычыбыз икәнен беләбез. Ә балалар сәламәтлегенә килгәндә-бу изге бурыч. Шуңа күрә бу юнәлештә алга таба да эшләячәкбез, һичшиксез. Ә сездә үлемнең уртача Россиянекеннән түбән булуы-бу яхшы күрсәткеч. Мин сезне моның белән котлыйм, – дип ассызыклады дәүләт башлыгы.
Сәламәтлек саклау системасын модернизацияләү барышында Башкортстанда медицина уңайлырак, югары технологияле һәм заманчарак була бара. 2023 елда республиканың сәламәтлек саклау өлкәсенә барлык финанслау чыганакларыннан 106.9 млрд сум акча бүленгән. "Сәламәтлек саклау" милли проектын гамәлгә ашыру кысаларында матди-техник базалар яңартыла, ягъни медицина ярдәме инфраструктурасы үсеш ала. 2023 елда 98 тиз торгызыла торган модуль конструкция сатып алынган һәм урнаштырылган, шул исәптән 84 ФАП, 9 табиб амбулаториясе, 5 бу гомуми практика табибы офисы, ягъни мини-поликлиника. Бер табиб амбулаториясенә капиталь ремонт ясалган, 1,3 млрд.сумлык 4 233 берәмлек медицина җиһазы һәм 203 млн. сумлык 185 автомобиль сатып алынган.
Балтач районының Начар авылында яңа модульле фельдшер-акушерлык пункты төзелеше тәмамлану алдында. Әлеге вакытта яңа бинаның тирә-ягын төзекләндерү бара. Ул биредә яшәүче 434 кешегә (Начар, Зиләзекүл авыллары халкына) хезмәт күрсәтәчәк. Балалар санына килгәндә, Начарда 18 яшькә кадәрге 21, Зиләзекүлдә 5 бала үсә.
Яңа ФАП төзелешенә фельдшер Халидә Галиханова чиксез шат.
- Үз авылыңнан чыкмый гына кирәкле медицина ярдәме алу өлкәннәр өчен бигрәк тә мөһим. Яңа бинада яңа мөмкинлекләр булачак. Шуңа бигрәк шатмын, — ди ул.
Начар һәм Зиләзекүл авылларында яшәүчеләр дә яңа ФАП ачылуын көтә. Модульле бина шулай ук заманча стандартларга туры килә, халыкка сыйфатлы медицина ярдәме күрсәтү һәм персоналның уңайлы эшләве өчен кирәкле барлык әйберләр белән җиһазландырылган.
Төзелешне подрядчы оешма — чикләнгән җаваплылыктагы "Уралпромоборудование" җәмгыяте эшчәннәре алып барды. Бу төзелеш, әйткәнемчә, федераль программа чикләрендә тормышка ашырылды.
—Яңа ФАП төзелеше төгәлләнү алдында. Зиләзекүл авылында халык саны аз булу сәбәпле, заманча фельдшер-акушерлык пункты Начар авылында төзелде, — ди Салават Фаат улы.
Яңа ФАП төзелешен бу авыллар халкы сөенеп кабул итте. Күпчелек олы буын вәкилләре гомер иткән төпкелдәге авылларда табиб язган дәвалау курсын авылда, медицина хезмәтләрен күрсәтүнең беренчел звено белгеченнән алу мөмкинлеге туачак.
Яңа ФАПта диспансерлаштыруның беренче этабы, вакцинация, йөкле хатыннарның саулыгын күзәтү астында тоту, ЭКГ, процедуралар, барысы да стандарт буенча булдырылачак. Болардан тыш, яңа ФАПта фельдшерның үзәк район хастаханәсе белгечләреннән телемедицина консультациясе алу мөмкинлеге дә булачак.
Халфин Рауль Мәгруф улы, РФ Сәламәтлек саклау хезмәткәрләре профсоюзының республика оешмасы рәисе:
"Иң элек игътибарның авыл җирендә сәламәтлек саклауның беренчел звеносына — поликлиникаларга, фельдшер-акушерлык пунктларына һәм районнардагы авыл табиб амбулаторияләренә юнәлтелүен билгеләп үтәргә кирәк. Республиканың зур территориясен һәм авыл халкының шактый зур өлешен исәпкә алганда, бу акланды. Медицина ярдәме алу мөмкинлеге иң мөһим аспект булып тора. Безнең республика яңа фельдшер-акушерлык пунктларын һәм авыл табиблык амбулаторияләрен ремонтлау һәм төзү буенча Россия Федерациясендә алдынгы урында тора. Моны барысы да таный, һәм статистика әлеге фактны раслый. Поликлиника хезмәтен үстерү турындагы карар закончалыклы адым булды, шул исәптән Уфа шәһәрендә дә. Районнардан артта калу сизелерлек иде, һәм аны бетерергә кирәк иде. Нагай кебек торак микрорайоннар үсешенә бәйле рәвештә балалар поликлиникаларын ремонтлау һәм яңа объектлар төзү аеруча сөендерә. Без шулай ук бөтен республика буенча ашыгыч ярдәм подстанцияләрен ремонтлау кирәклегенә игътибар иттек, бу зур проблема булып тора. Безне ишеттеләр, һәм инде өч ел дәвамында ремонт эшләре бара. Безгә мәгълүм булганча, Яңа подстанцияләр төзү планнары бар, шул исәптән торак инфраструктурасын үстерүне дә исәпкә алып. Болар барысы да вакытында һәм сыйфатлы медицина ярдәме күрсәтүгә ярдәм итеп кенә калмый, профсоюз буларак та безне сөендерә, чөнки безнең хезмәттәшләребез яхшы заманча шартларда эшләячәк».