

Соңгы елларда Көнтүгешкә асфальт капламлы юл эшләнде, газ ягулыгы килеп җитте. Авылда гомер кичергән кешеләрнең кәефе бермә-бер күтәрелде һәм мондый хәстәрлек өчен алар беренче чиратта авылдашыбыз, район Хакимияте башлыгы Илгиз Субушевка, республика җитәкчелегенә бик-бик рәхмәтле.
Авыл “картая”. Хуҗасыз нигезләр саны арта. Аларның тирәсен биек чүп үләннәре баса. Карап, чабып торсаң гына тәртиптә тотарга була.
Иртә яздан авыл активисты Асия Мостафина оештыруында авылда чистарту өмәләре оештырыла. Бүген, 3 июнь көнне, икенче тапкыр шундый өмә үтте. Иң өлкән өмәче, хезмәт ветераны, 80 яшьлек Әдүсә Галина да кулына чалгысын тотып үлән чабарга чыкты.
—Авылдан чыкан, гаилә корып балалар үстергән, тормышта үз урыннарын тапкан авылдашлар да кушылса иде мондый өмәләргә. Туган, үскән йортлары тирәсен кайтып тәртипкә китерсәләр яхшы булыр иде, — ди Көнтүгеш авылында яшәүчеләр. — Ял көннәрендә оештырылган өмәләрдә аларны да көтәбез. Ә бүген исә, СВО зонасындагы авылдашларыбызның йорт алларындагы үләннәрне дә чаптык.
Усман, Нөркә, Мата, Штәнде, Түбән һәм Югары Иванай, Янактай авыллары кебек авылларда яшәүчеләрдән яхшы үрнәк аласы бар әле безгә.
Чүп үләннәренең күпләп үсүе янгын хәвефсезлеге ягыннан да куркыныч тудыра. Шунысын да \истә тотарга кирәк.
Асия Мостафина фотолары һәм видеосы