Новости
31 Май 2025, 16:27

Усман авылында өмә: бердәмлек көче белән авыл матурлана!

Бүген Усманда бөтен авылны гөрләтеп өмә үтте. Усманлылар үзләренең бердәмлекләрен күрсәтеп, зур эш башкарып чыктылар.

Усман авылында өмә: бердәмлек көче белән авыл матурлана!Усман авылында өмә: бердәмлек көче белән авыл матурлана!
Усман авылында өмә: бердәмлек көче белән авыл матурлана!

Бүген Усманда бөтен авылны гөрләтеп өмә үтте. Усманлылар үзләренең бердәмлекләрен күрсәтеп, зур эш башкарып чыктылар.

Өмәгә күрше-тирә районнардан – Нефтекама, Уфа, Яңавыл, Калтасы, Бөредән, хәтта ерактан да авылдашлар җыелган иде. Җылы кояш астында эш гөрләп барды. Фәнзәви Шакиров үзенең техникасы белән зиратның эчен һәм тышын чапты, ул керә алмаган җирләр триммерлар ярдәмендә чабылды. Бер төркем егетләр исә үсеп киткән агачларны кисеп, кызлар ботакларын өеп бардылар. Эш кызу барды, ә эшләүчеләрнең күңелләре күтәренке иде.

Төрле сәбәпләр аркасында өмәгә килә алмаган якташлар да читтә калмадылар. Алар матди ярдәм күрсәтеп, изге эшкә үзләреннән өлеш керттеләр. Ярдәм күрсәтүчеләрнең ярдәме белән өмәдә катнашучылар өчен мул табын әзерләнде. Усман авылы халкы барлык изгелек кылучыларга олы рәхмәтләрен белдерә.

Олы яшьтә булуларына карамастан, Сәйтәктән килгән Нурлыгаян, Салихҗан, Рауф абыйлар яшьләрдән калышмыйча, эшкә бик теләп керештеләр. Аларның тырышлыгы һәм өлкәннәргә хөрмәте һәркемгә үрнәк булды.

Усман авылы халкы инде ничә еллар бердәм булып, барлык эшләрендә дә авылны матурлап, чисталыкта тота. Бу көнне дә алар бергәләшеп, туган якны саклау, матурлау, авылдашларның күңелен күтәрү өчен берләштеләр. Киләчәктә дә шулай бергә булып, сау-сәламәт яшәргә язсын.

Шулай ук, бу көнне Усман авылына яңа староста сайланды – Данил Солтанов. Авылдашлар яңа старостага уңышлар теләделәр һәм аның белән бергә авылны яңартуда катнашырга әзер булуларын белдерделәр.

Исән-сау булып, бергә-бергә авылыбызны матурлап яшәргә насыйп булсын, дигән теләктә кала усманлылар.

Рәзиф Ханов.

Усман авылында өмә: бердәмлек көче белән авыл матурлана!
Усман авылында өмә: бердәмлек көче белән авыл матурлана!
Усман авылында өмә: бердәмлек көче белән авыл матурлана!
Усман авылында өмә: бердәмлек көче белән авыл матурлана!
Усман авылында өмә: бердәмлек көче белән авыл матурлана!
Усман авылында өмә: бердәмлек көче белән авыл матурлана!
Усман авылында өмә: бердәмлек көче белән авыл матурлана!
Автор:
Читайте нас