Новости
30 Май 2025, 11:45

“Түбәтәй” глэмпингы: ял итүнең яңа форматы

Көндәшле авылы янында үзенчәлекле һәм көтеп алынган вакыйга – шәхси эшкуарлар Лиана һәм Илдар Сәхиповлар тарафыннан булдырылган “Түбәтәй” глэмпингының ачылу тантанасы узды. Әлеге яңа объект районда туризм юнәлешенең актив үсеш ала башлавының ачык мисалы.

“Түбәтәй” глэмпингы: ял итүнең яңа форматы“Түбәтәй” глэмпингы: ял итүнең яңа форматы
“Түбәтәй” глэмпингы: ял итүнең яңа форматы

Көндәшле авылы янында үзенчәлекле һәм көтеп алынган вакыйга – шәхси эшкуарлар Лиана һәм Илдар Сәхиповлар тарафыннан булдырылган “Түбәтәй” глэмпингының ачылу тантанасы узды. Әлеге яңа объект районда туризм юнәлешенең дә актив үсеш ала башлавының ачык мисалы.

Глэмпинг – табигать белән заманча комфортны берләштергән ял итү төре.  Биредәге “Түбәтәй” комплексы барлык уңайлыклардан аерылмыйча, табигатьнең гүзәллегенә “чумарга” мөмкинлек бирә. Заманча уңайлыклар белән җиһазландырылган урыннарда төн кунып, кояшлы иртәләрдә кошлар тавышына уяну – хәзер туристлар өчен чынбарлык.

Тантаналы чарада район җитәкчелеге, урындагы халык, туризм өлкәсе вәкилләре катнашты. Район Хакимияте башлыгы Илгиз Субушев үзенең чыгышында әлеге проектның әһәмиятен ассызыклады: “Бүген без район өчен бик мөһим вакыйганың шаһитыбыз. “Түбәтәй” - бу туризмны үстерүдә яңа юнәлеш, яңа мөмкинлекләр. Районда әлеге өлкәне үстерү өчен барлык мөмкинлекләр дә бар – искиткеч гүзәл табигате, ачык күңелле, тырыш халкы һәм географик урнашуы да отышлы. Лиана һәм Илдар Сәхиповларны әлеге башлангычлары белән чын күңелдән котлыйм һәм аларга уңышлар телим”.

Сәхиповлар гаиләсе, үз чиратында, әлеге проектның максатлары һәм перспективалары белән уртаклашты. “Түбәтәй” – бу бары тик ял итү урыны гына түгел, ә авыл җирлеген үстерү, яңа эш урыннары булдыру һәм районның туристик җәлеп итүчәнлеген арттыру юлында ясалган мөһим адым.

—Башка районннарда мондый заманча ял итү урыннарын күргәч, тормыш иптәшем белән сөйләшеп, үзебездә дә шундый урын булдырырга уйладык. Моның өчен биредә барысы да бар – матур урын, күле, сокланып туя алмаслык табигате... Бернинди дә ярдәмсез зур эшләр башкарып чыгып булмый шул. Бәхеткә, район, республика буенча туризм юнәлеше соңгы еллларда ныклы үсештә.  Үз эшеңне башлап җибәрер өчен төрле грантлар, субъсидияләр бар. Безгә инде “Туризм һәм кунакчыллык индустриясе” милли проекты ярдәмгә килде. Шулай ук безнең барылк уйларны, максатларны хуплап, булышлык күрсәткәннәре өчен  район Хакимиятенә рәхмәтлебез,—ди Илдар Сәхипов глэмпинг комплексы белән таныштырганда.

—Мин мондый матурлыкны күрермен дип уйламаган идем! “Түбәтәй” – рәхштләнеп ял итеп, чын табигать белән хозурланырга мөмкинлек бирә. Эшегез уңышлы һәм дәвамлы булсын, - дип изге теләкләрен җиткерде Караиделнең "Минем бизнес"аерымланган бүлекчәсе җитәкчесе Марина Мальцева.

Глэмпинг кунакларга нәрсә тәкъдим итә соң? 500 квадрат метрдан артык гомум мәйданда А-фрейм стилендә – 6, “Скандинавия” стилендә 2 инновацион өй  32 кешене кабул итә ала. Махсус өйләрнең барысы да кунак бүлмәсе, кухня, душ һәм йокы бүлмәләре белән җиһазландлырылган.

Кунаклар өчен мунча комплексы, буа, махсус сукмаклар, һәр өйнең үз мангал зонасы һәм, әлбәттә инде, чиста һава һәм искиткеч табигать күренешләре.  Җир җиләге һәм кура җиләге плантациялләре дә бар монда хәтта. Кыш көннәрендә тюбингта шуу урыны, мотоциклларда һәм квадрациклларда йөрер өчен “Джип-триал” трассасын да булдыруны күз уңында тота булдыклы Сәхиповлар. Гомумән әйткәндә, “Түбәтәй” – гаилә ялы, дуслар белән җыелышу, яисә көндәлек мәшәкатьләрдән  арынып, табигать белән бергә булу өчен идеаль урын.

“Түбәтәй” глэмпингының ачылуы – авыл җирлегендә туризмны үстерүнең мөһим мисалы. Бу – кече Ватанга мәхәббәт, хыялларга тугрылык һәм тәвәккәллек бергә кушылган проект. Ул туристларны җәлеп итеп, районның визит карточкаларының берсенә әверелер һәм урындагы туризмның үсешенә яңа зур этәргеч бирер.

“Түбәтәй” глэмпингы: ял итүнең яңа форматы
“Түбәтәй” глэмпингы: ял итүнең яңа форматы
“Түбәтәй” глэмпингы: ял итүнең яңа форматы
“Түбәтәй” глэмпингы: ял итүнең яңа форматы
“Түбәтәй” глэмпингы: ял итүнең яңа форматы
“Түбәтәй” глэмпингы: ял итүнең яңа форматы
“Түбәтәй” глэмпингы: ял итүнең яңа форматы
“Түбәтәй” глэмпингы: ял итүнең яңа форматы
“Түбәтәй” глэмпингы: ял итүнең яңа форматы
“Түбәтәй” глэмпингы: ял итүнең яңа форматы
“Түбәтәй” глэмпингы: ял итүнең яңа форматы
“Түбәтәй” глэмпингы: ял итүнең яңа форматы
Автор:
Читайте нас