

Кичә кичен Нефтекама шәһәренең Карман электр станциясенең су агызу каналында 14 яшьлек малай батып үлгән.
Фаҗига шаһитларның күз алдында булган – ул башка балалар белән су кергән, дип хәбәр итәләр БРның Гадәттән тыш хәлләр буенча дәүләт комитетында. Әлеге вакытта водолазлар үсмернең гәүдәсен эзли.
Коткаручылар көннәр эссе торуына карамастан, су коенырга иртә әле һәм хәвефле дә, дип кисәтә. Май аенда бу инде өлкәннәр каравыннан башка калган балаларның батып үлүенең өченче очрагы. Моннан алда Стәрлетамак белән Куергазыда шундый фаҗигаләр теркәлгән иде.