Новости
30 Май 2025, 16:06

Балаларга бөек кешеләр турында

“Китап-Байрам” Халыкара китап ярминкәсендә Мәскәүнең “Русское слово” нәшрияты яшь укучылар өчен “Үз тарихым белән горурланам” сериясеннән китаплар тәкъдим итте.

Балаларга бөек кешеләр турындаБалаларга бөек кешеләр турында
Балаларга бөек кешеләр турында

“Балаларга бөек кешеләр турында” дип исемләнгән интерактив әңгәмәдә "Русское слово" нәшриятында дөнья күргән, “Үз тарихым белән горурланам” дигән китаплар сериясе турында сүз барды. Петр I, Михаил Ломоносов, Иван Мичурин, Дмитрий Менделеев, Николай Пржевальский, Александр Невский, Александр Пушкин, Николай Пирогов, Георгий Жуков кебек бөек шәхесләр турындагы китаплар барысы да балалар өчен мавыктыргыч, кызыклы, аңлаешлы телдә язылган. Иң мөһиме, Русия тарихында тирән эз калдырган шәхесләрнең биографиясеннән әһәмиятле, яшь буын үрнәк алырлык детальләр генә сайлап алынган.

“Без Русиядә, меңьеллык тарихы булган илдә яшибез. Ә тарих иҗатчылары – ул кешеләр. “Үз тарихым белән горурланам” сериясендәге китаплар балаларга нәкъ шундый шәхесләр турында  сөйли. Безнең авторлар һәм рәссамнар бу китапларны зур хезмәт салып, ватанпәрвәрлек һәм горурлык хисләре белән иҗат итте.  Аларның биографияләрен өйрәнү, күпсанлы китаплар уку, архивларда эзләнү, музейларында булу – тарихта эзе булган һәр шәхесне, аның холык-табигатен, мавыгуларын, казанышларын һәм уңышларын ачу өчен бәяләп бетергесез эш башкарылды. Иң мөһиме, бу китаплар барысы да мавыктыргыч, балалар өчен кызыклы итеп язылган, чагу рәсемнәр, иллюстрацияләр белән бизәлгән. Геройларның тормышындагы вакыйгалар тарихи белешмәләр, сүз һәм төшенчәләрне аңлатулар белән үрелеп бара. “ Үз тарихым белән горурланам» сериясе китаплары мәктәпкәчә һәм башлангыч мәктәп яшендәге балаларга тәгаенләнгән. Алар балаларның дөньяга карашын киңәйтәчәк, патриотизм хисе тәрбияләргә ярдәм итәчәк, мәдәниятебез һәм тарихыбыз белән кызыксыну уятачак”, - дип билгеләде нәшриятның маркетинг буенча директоры Инна Буторина.

Шунысы игътибарга лаек, Бөек Җиңүнең 80 еллыгы алдыннан нәшрият балаларга янә бер шәп бүләк ясаган. Берлинда фашист Германиясенең капитуляциясен һәм Кызыл мәйданда тарихи Җиңү парадын кабул итү йөкләнгән күренекле полководец Георгий Жуков турында китап бастырып чыгарган. Нәшриятның мәгълүмати-методик бүлек җитәкчесе Юрий Кочеров бүген “Китап-Байрам”да катнашучыларны әлеге китапның  яшь буын өчен әһәмияте турында сөйләде.

“Гадәттә, бөек кешеләрнең биографияләрен уку балалар өчен шактый авыр, күңелсез шөгыль. Бу китап исә беренче битеннән үк укучының игътибарын яулый. Стрелковка авылындагы гади крестьян малаеның үҗәтлеге, белемгә омтылуы, хезмәт сөючәнлеге, кыюлыгы һәм намуслы булуы аны маршал һәм дәүләт эшлеклесе итеп үстерә. Жуковның биографиясен укыганда, балалар тарихи вакыйгалар, хәрби җитәкчеләр һәм Ватан өчен гомерләрен бирергә әзер булган гади солдатлар белән таныша. Китапта хикәяләү тыныч тонда, балага аңлаешлы телдә бара. Текст даталар белән катлауландырылмаган,  балага таныш булмаган сүзләргә аңлатмалар чагу бизәлеш белән бирелгән. Рәссам Петр Любаевның иллюстрацияләре балага тасвирланган чорга чумарга мөмкинлек бирә”,  – диде Юрий Алексеевич.

Чараны оештыручылар билгеләвенчә, бу китаплар гаилә белән бергәләп уку, балалар белән фикер алышу өчен бик яхшы табыш булачак.

Автор:
Читайте нас