Новости
29 Май 2025, 02:00

Радик Аллаяров егерме ел элек чик буе гаскәрләрендә хезмәт иткән

Чакыру буенча хәрби хезмәтен чик буе гаскәрләрендә хезмәт иткән ир-егет белән чик сакчылары көнендә үткән митинг барышында таныштык.

Радик Аллаяров егерме ел элек чик буе гаскәрләрендә хезмәт иткәнРадик Аллаяров егерме ел элек чик буе гаскәрләрендә хезмәт иткән
Радик Аллаяров егерме ел элек чик буе гаскәрләрендә хезмәт иткән

—Хәрби хезмәтне 2002—2004 елларда Владликавказда чик буе гаскәрләрендә үттем. Хезмәттән соң урман хуҗалыгында эшли башладым. Әле дә Балтач урман хуҗалыгында урман мастеры булып эшлим. Мәктәпләрдә оештырылган хәрби-патриотик чараларда катнашам. Үзебез дә 8 яшьлек кызыбыз Алинаны тәрбиялибез, — ди “кайнар нокта” да булырга өлгергән чик сакчысы.

Тормыш иптәше Светлана Хаматова белән сөекле кызлары Алинаның төп таянычы Радик Рәфил улы. Яшь буынны патриотик яктан тәрбияләүдә актив җәмәгать эше, Ватанга хезмәт итү традиицияләрен пропагандалау, тарихи истәлекләрне саклау, ветераннар хәрәкәтен үстерү һәм Чик буе гаскәрләре булдырылуның 107 еллыгы уңаеннан Радик Аллаяровка район Хакимиятенең Рәхмәте белдерелде.

Радик Аллаяровның күкрәген “Чик буе гаскәрләре ветераны”, “Өченче дәрәҗә чик буе хезмәте отличнигы”, “Чик буе гаскәрләрендә мактаулы хезмәт өчен”, “Россия Чик буе гаскәрләре оешуның 105 еллыгы” медальләре бизи.

Автор:Аида Хайртдинова
Читайте нас