Новости
27 Май 2025, 05:21

Башкортстанда юл һәлакәтендә 18 яшьлек машина йөртүченең гомере өзелгән...

Аның транспортка идарә итү таныклыгы да булмаган...

Башкортстанда имгәнгән машинадан 18 яшьлек машина йөртүченең гәүдәсен чыгарганнар. 18 яшьлек егет һәлакәттә һәлак булган. БР ГАИ матбугат хезмәтендә хәбәр итүләренчә, юл — транспорт һәлакәте бүген, 27 май иртәсендә Көйрәзе районында Ермолаево-Р — 240 Уфа-Оренбург автоюлында булган: «ЛАДА Гранты» руле артындагы яшь йөртүче идарә итүне башкара алмаган һәм кюветка төшеп киткән. Ул ашыгыч медицина ярдәме килгәнче җан бирә.

 Егетнең машина йөртү таныклыгы булмавы билгеле, дип яза Башинформ.

Һәлакәт урынында ГАИ һәм башка ашыгыч хезмәтләр хезмәткәрләре эшли. Юл-транспорт һәлакәтенең нечкәлекләре ачыклана.

Автор:
Читайте нас