Новости
26 Май 2025, 06:18

Наркотикларга каршы айлык

Башкортстанда 1нче майдан 30нчы июньгә кадәр наркотикларга каршы юнәлешле һәм сәламәт яшәү рәвешен пропагандалау айлыгы уза. Әлеге чара кысаларында төрле очрашулар, лекцияләр оештырыла.

Наркотикларга каршы айлыкНаркотикларга каршы айлык
Наркотикларга каршы айлык

Башкортстанда 1нче майдан 30нчы июньгә кадәр наркотикларга каршы юнәлешле һәм сәламәт яшәү рәвешен пропагандалау айлыгы уза. Әлеге чара кысаларында төрле очрашулар, лекцияләр оештырыла.

22нче майда, әлеге айлык кысаларында, Сәйтәк урта мәктәбендә ведомствоара очрашу узды.

Укучылар һәм аларның әти-әниләре алдында “Гаилә” хезмәте җитәкчесе Э. Гарифуллина, район прокуратурасы вәкиле Д. Солтанов, “Гаилә” хезмәте психологы Ф. Гарифуллина, Балтач үзәк район дәваханәсенең табиб-педиатры А. Муллахмәтов, ЮХХДИнең юл хәрәкәте иминлеген пропагандалау буенча инспекторы Г. Хәтмуллина, “Романтик” яшүсмерләр клубының яшьләр белән эшләү буенча белгече Г. Сәгъдиева чыгыш ясадылар.

Очрашу барышында “Наркотик бәйлелеге нәрсә ул?”, “Психоактив матдәләр куллануны профилактикалау”, “Сәламәт яшәү рәвешен профилактикалау”, “Административ һәм җинаять җаваплылыгы турында җаваплылык”, “Балигъ булмаганнарның транспорт чаралары белән идарә иткәндәге җаваплылык”, “Наркотиклар һәм закон” кебек темалар күтәрелде.

Әңгәмә башында прокурор ярдәмчесе Денис Солтанов халык сәламәтлегенә, ил икътисадына, хокук тәртибенә, шулай ук дәүләт иминлегенә җитди куркыныч тудырган наркотик һәм психотроп матдәләрне законсыз әйләнештә һәм законсыз куллану өлкәсендәге вәзгыять турында сөйләде.

Прокурор ярдәмчесе укучыларга наркоманиянең сәбәпләрен, аның яшүсмерләр өчен нәтиҗәләрен, кешенең физик һәм шәхси планда деградациясен аңлатты. Чыгышта билгеле булуынча, кызганычка каршы, күп кенә яшүсмерләрнең игътибары наркотик һәм психотроп матдәләрнең яңа төрләре, шул исәптән спайслар барлыкка килүгә юнәлтелгән. Спайслар – тәмәке тарту өчен катнашмалар гына дигән фикер миф булып тора. 2010нчы елдан ул шулай ук наркотиклар рәтенә кертелгән.

Укучыларнаркотикһәм психотроп матдәләр белән бәйле җинаятьләр өчен административ, җинаять җаваплылыгы турында белделәр. Моннан тыш, тыңлаучыларга аз гына  күләмдә табылган наркотик гаепләнүчеләр эскәмиясенә китерәчәк, дигән мәгълүмәт җиткерелде.

Криминаль гамәлнең составы һәм аны башкарган өчен җаваплылык чарасы наркотик матдә массасына бәйле. Наркотик чараларны һәм психотроп матдәләрне законсыз сатып алу, саклау, эшкәртү, әзерләү өчен РФ Җинаять Кодексының 228нче статьясы буенча җинаять җаваплылыгы каралган, ул наркотик чараларның күләменә карап, 15 елга кадәр иректән мәхрүм итүне күздә тота. Наркотик чараларны законсыз җитештерү, сату РФ Җинаять кодексының 228.1нче статьясы буенча 4 елдан алып гомерлеккә иректән мәхрүм итүгә кадәр (аеруча зур күләмдә җинаять кылынган очракта) җинаять җаваплылыгына китерә.

И. Хөснуллин,

район прокуроры вазифаларын башкаручы.

Автор:
Читайте нас