

Республика юлларында “Встречная полоса” профилактик операциясе башланды. Ул 28 майга кадәр дәвам итәчәк, дип кисәтәләр республика автоинспекциясендә.
Юл-транспорт һәлакәтләре анализлары буенча, төбәктәге һәр дүртенче водительнең гомере каршы юл полосасына чыгу белән бәйле аварияләрдә өзелгән.
Нәкъ шундый юл кагыйдәләрен яисә обгонга чыгу кагыйдәләрен бозу авыр нәтиҗәләргә һәм кайчакта яши алмастай җәрәхәтләргә китерә.
Профилактика өчен Дәүләт автоинспекциясе хезмәткәрләре атна дәвамында аварияләр теркәлү дәрәҗәсе югары булган юл участокларында кизү торачак һәм водительләрнең тыелган участокларда каршы як полосага чыкмавын күзәтеп торачак.
Чыганак: bashinform.ru