Новости
23 Май 2025, 05:30

Үсмерләр пенсионерның акчасын “ташыган”...

Мошенниклар балаларны җинаять юлына бастыра.

Үсмерләр пенсионерның акчасын “ташыган”...Үсмерләр пенсионерның акчасын “ташыган”...
Үсмерләр пенсионерның акчасын “ташыган”...

Уфада яшәүче 60 яшьлек хатын балигъ булмаган мошенниклар корбаны булган.

Пенсионерга ФСБ хезмәткәре булып аферист шалтыраткан. Ул банк базасында мәгълүматның “читкә” китүе, шуның аркасында бөтен акчаларны хәвефсез исәпкә күчерергә кирәклегенә ышандыра. Хатын яшь курьерга 600 мең сум акча биргән. Берничә көннән соң аферистлар аның белән яңадан элемтәгә керә һәм тагын 400 мең сум бирергә күндерәләр. Мошенниклар кушуы буенча ул акчаларны тагын курьерга биреп җибәрә. Ике очракта да пенсионер хатын, билгесез кешеләр таләбе буенча, акчаларын пластик пакетларга сала һәм үсмерләрнең куртка кесәләренә тутыра. Акча артыннан килгән үсмерләргә 18 яшь тә юк.

Башкортстан буенча Эчке эшләр министрлыгы матбугат хезмәтендә аңлатуларынча, соңгы вакытта үсмерләр җиңел эш эзләп, мошенниклар ятьмәсенә эләгә һәм җинаятьтә катнаша башлый.

 

Автор:
Читайте нас