Новости
23 Май 2025, 05:21

Башкортстан хәләл турмаршрутлары белән таныштыра

Программага Тура хан һәм Хөсәен бәк мавзолейлары, "Суфия" һәм "Лалә-Тюльпан", Мөҗәвир хәзрәт мәчетләре һәм башкалар керә.

Башкортстан хәләл турмаршрутлары белән таныштыраБашкортстан хәләл турмаршрутлары белән таныштыра
Башкортстан хәләл турмаршрутлары белән таныштыра

Казанда "Русия-Ислам дөньясы:KazanForum» XVI икътисади форумы чикләрендә Башкортстан Республикасы үзенең хәләл туристик маршрутлары белән таныштырды. Проектны тормышка ашыру төбәктә ислам туризмы үсеше һәм дини йолаларны саклаучы кунакларны җәлеп итү өчен мөһим адым булып торачак.
"Башкортстан Республикасы сәяхәтче мөселманнар өчен хәләл туристик маршрутлар тәкъдим итә. Аеруча хәләл рестораннар һәм кафелар, мәчетләр һәм намаз бүлмәләре, шулай ук дини йолаларны саклау өчен уңайлы шартлар тудыруга аерым игътибар бүленә", -дип билгеләде БР эшкуарлык һәм туризм министры Зөһрә Гордиенко.
Башкортстанда, хәләл туклану һәм ислам фестивальләре кергән бай мәдәни программа белән тәэмин итеп, мөселман сәяхәтчеләр өчен уңайлы мохит тудырыла . Башкортстанда туристларны төрле маршрутлар көтә, алар кунакларны төбәкнең бай мирасы белән таныштыра. Программага Тура хан һәм Хөсәен бәк мавзолейлары, "Суфия" һәм "Лалә-Тюльпан", Мөҗәвир хәзрәт мәчетләре һ.б.-лар керә.
Белешмә: Быел Казанда үтүче Халыкара икътисади форумда 103 илдән килгән 10 меңнән артык кунак катнаша. Алар: власть, эре малтабарлык, финанс вәкилләре, банкирлар. KazanForumга иң күпсанлы кунаклар Малайзия, Төркия, Әфганстан, Төрекмәнстан, Нигерия, Сенегал, Иран, Берләшкән Гарәп Әмирлекләреннән килгән.

БР Хөкүмәте сайтыннан.

Автор:
Читайте нас