

Әгәр, чәчәкләр яки ботаклар яшерен рәвештә үзләштерү нияте белән өзелсә, ә зыян суммасы 2,5 мең сумнан артып китсә, инцидент РФ Җинаять кодексының 158 маддәсе нигезендә урлау буларак квалификацияләнә ала. Бу очракта санкцияләр булырга мөмкин – штрафтан алып ике елга кадәр иректән мәхрүм итәргә мөмкиннәр, дип яза ВТ.
Уйлап эшләгез, җәмәгать. Бәла аяк астында...