

Белорет үзәк район дәваханәсендә аю һөҗүменә дучар 70 яшьлек ир, кызганычка каршы, үлгән.
Исегезгә төшерәбез, фаҗигале очрак Әбҗәлил районында 4нче майда булды. Шәрип авылыннан урманга каен гөмбәсе җыярга барган 70 яшьлек иргә аю һөҗүм иткән иде. Коточкыч җәрәхәтләр һәм күпсанлы сынулар белән авыр хәлдәге ирне Белорет үзәк район дәваханәсенә озаттылар.
Ике атна дәвамында табиблар аның гомере өчен көрәшкән. Медиклар берничә катлаулы операция ясаган, операцияләрнең берсе генә 6 сәгать дәвам иткән. Шулай да, кызганычка каршы, ирне коткара алмаганнар.