

Башкортстанның сәламәтлек саклау министрлыгы Караидел районының Урюш-Битуллино авылында селәүсен һөҗүменнән зыян күргән ир-атның хәле турында хәбәр иткән. Хайван котырган булып чыккан. Зыян күргәнир-ат амбулатор дәвалануда. Республика Сәламәтлек саклау министрлыгы мәгълүматлары буенча, аның уң беләге бик нык тырналган.
Рысь кешеләр янына гына чыгып калмый, урындагы кешегә дә ташлана. Ерткычны хатыны куып җибәрә һәм аннан соң аны сәнәк белән кадап үтерәләр. Ерткычның котырган булуы ачыклана.
Урманнарда сак булыгыз!
Фото робот тарафыннан эшләнгән