Новости
16 Май 2025, 15:42

Иң зур көчне туган җир бирә

«Атайсал. Ватан көче» ачык дискуссия мәйданчыгында ниләр турында сүз барды?

Иң зур көчне туган җир бирәИң зур көчне туган җир бирә
Иң зур көчне туган җир бирә

- "Атайсал" проектының файдасы бик зур, ул - туган җирне, районны, авылларны яңарту, төзекләндерү өчен зур ярдәм. Безнең районда бу проектка депутатлар да, эшкуарлар да, гомүмән, төрле һөнәр ияләре теләп кушылды. Проект гамәлдә булган вакыт эчендә төрле юнәлештә якынча 400 проект тормышка ашырылды. Узган елгы проектлар саны йөзгә якын. Быел да проектларга балтачлылар җиң сызганып тотынды, инде тәмамланганнары да, әле дәвам иткәннәр дә бар, - ди Балтач районының эшкуарлык һәм туризм буенча белгече Айсылу Җиһангирова.

Дискуссион мәйданчыкны " Каравансарай" төркеме җырчылары " Үз ягыма кайтсам" җыры белән башлап җибәрде.

Әлбәттә, форумда әлеге проектның авторы, республика Башлыгы Радий Хәбиров катнашты. Ул форумда катнашучыларны, гомүмән, "Атайсал" проектын тормышка ашыручыларны кайнар сәламләде. Радий Фәрит улы китергән өч сан - өч фактка гына тукталып китәсе килә: әлеге проектны тормышка ашыруда катнашкан кешеләрнең саны 7, 5 меңнән артып киткән, бер миллиард сумнан артык суммага 31 меңнән артык төрле проект тормышка ашырылган. Соңгы елларда бу эшләргә хәрби махсус операцияда катнашучыларга ярдәм итү дә өстәлгән.

Чарада катнашкан һәркем моңа басым ясады, туган җирнең көчен билгеләде һәм кайда гына яшәсәң дә туган якны истә тотарга кирәклеген ассызыклады.

Автор:
Читайте нас