Новости
16 Май 2025, 05:37

Балтачлылар Омскида белемен арттыра

Балтач районының тәрбия эшләре буенча директор киңәшчеләре Омскида белемнәрен камилләштерделәр  

Балтачлылар Омскида белемен арттыраБалтачлылар Омскида белемен арттыра
Балтачлылар Омскида белемен арттыра

Омск шәһәрендә тәрбия һәм балалар иҗтимагый берләшмәләре белән  үзара хезмәттәшлек буенча директорлар киңәшчеләре өчен өстәмә һөнәри белем бирү программасы буенча белемнәрен камилләштерү курсалары тәмамланды. Квалификацияләрен күтәрүдә ике райондашыбыз катнашты.

  8 төбәктән 300 тәрбия эшләре буенча директор киңәшчеләре Омскида укуларда булды. Шуларның 50се Башкортстан Республикасыннан. Алар 5 көн дәвамында өстәмә һөнәри программа буенча белемнәрен камилләштерделәр.

12 майдан 16 майга кадәр Башкортстан Республикасының 50 киңәшчесе Омск дәүләт педагогия университеты базасында квалификация күтәрү программасы буенча укуларда булды. Алар тәрбия һәм мәгариф өлкәсе белгечләренең лекцияләрен тыңлады һәм осталык дәресләре  карады. Шушы мәртәбәле чарада райондашларыбызның да катнашуы истәлекле. Балтач районыннан Тучыбай мәктәбенең директор киңәшчесе Радим Гыйләҗев һәм Шәвъяды мәктәбеннән  Линария Сафтдиновалар катнашы. Шушы укулар аларга ары таба да рухланып эшләргә этәргеч бирсен.

Навигаторларны уңышлы курслар узуы белән котлыйбыз һәм башка төбәкләрдәге коллегалар белән аралашудан алган белемегез белән калганнар белән уртаклашырсыз дип өмет итәбез.

 

Балтачлылар Омскида белемен арттыра
Балтачлылар Омскида белемен арттыра
Балтачлылар Омскида белемен арттыра
Балтачлылар Омскида белемен арттыра
Балтачлылар Омскида белемен арттыра
Балтачлылар Омскида белемен арттыра
Балтачлылар Омскида белемен арттыра
Балтачлылар Омскида белемен арттыра
Балтачлылар Омскида белемен арттыра
Автор:Рифина Нигамаева
Читайте нас