Новости
16 Май 2025, 11:39

"Атайсал - яңа мөмкинлекләр ача"

Бүген Уфада «Торатау» Конгресс-холлында «Атайсал көсө – Сила землячества» Республика форумы кысаларында "түгәрәк өстәл"ләр, форумнар узды.

"Атайсал - яңа мөмкинлекләр ача""Атайсал - яңа мөмкинлекләр ача"
"Атайсал - яңа мөмкинлекләр ача"

Бүген Уфада «Торатау» Конгресс-холлында «Атайсал көсө – Сила землячества» Республика форумы кысаларында "түгәрәк өстәл"ләр, форумнар узды. Чарада спикер булып якташыбыз, Мәскәүнең И.М. Губкин исемендәге Русия дәүләт университетының Яшьләр проектлары һәм инициативалары үзәге җитәкчесе Артем Владимирович Еремеев та килгән иде.

- Мин Уфада туып-үстем. Мәктәпне тәмамлагач, 2001 елда югары белем алу нияте белән Мәскәүгә киттем. И.М. Губкин исемендәге Русия дәүләт университетын тәмамлагач, шунда эшкә калдым һәм бүгенгәчә хезмәт юлымны шунда дәвам итәм. 

Туган як сагындыра. Аның никадәр кадерле һәм якын булуын читкә чыгып киткәч кенә аңлыйсың. Монда мине сагынып көтеп торучы әти-әнием, туганнарым, дусларым яши. «Атайсал» форумына кайта алганым өчен мин бик шат. Якыннарым белән дә күрешергә форсат чыкты. Бу чарада быел тәүге тапкыр катнашам. Әлегә кадәр туган җиремдә бу игелекле проект эшләп килүе турында ишетеп кенә белә идем, быел исә бу чарага спикер итеп чакырдылар.

"Атайсал" проекты безнең һәркайсыбызны уйланырга мәҗбүр итә һәм үземнең кече Ватаным өчен мин шәхсән нәрсә эшли алам дигән соравын куя. Бу проект республика халкының әле тагын йөзләгән һәм меңләгән проблемаларын хәл итәргә ярдәм итәр һәм туган җирләре язмышына битараф булмаган меценатларның тормышын җиңеләйтер, дигән теләктә калам.

Башкортстанда һәм аннан читтә кечкенә авыллардан яки шәһәрчекләрдән чыккан бик күп уңышлы эшләүче кешеләр яши. Мин эшләп йөргән университетны тәмамлаучы якташларым арасында да андыйлар бик күп булуын да беләм. Алар үз юлларын табып, бүгенге көндә төрле өлкәләрдә уңышлы эшлиләр. Еш кына мондый кешеләр күңел кушуы буенча һәм мөмкинлекләреннән чыгып, кече Ватанына проблемаларны хәл итәргә булыша. Башкортстанымда мондый проект барлыкка килгәненә мин бик шат, - диде "Өмет"кә интервью биргәндә Артем Владимирович Еремеев.

Автор:
Читайте нас