

13 май көнне Уфада башкорт теле һәм әдәбияты укытучыларының Бөтенрусия съезды узды. Биредә башкорт теле һәм әдәбияты укытучылары, мәктәп директорлары, Башкортстаннан гына түгел, Русиянең башка төбәкләреннән башкорт телен өйрәнүчеләр, мәктәпкәчә мәгариф оешмалары мөдирләре һәм тәрбиячеләре катнашты. Чарада шулай ук хакимият органнары, министрлыклар һәм мәгариф бүлекләре җитәкчеләре, ата-аналар җәмәгатьчелеге вәкилләре, башкорт теле һәм әдәбияты дәреслекләре авторлары, милли мәгариф өлкәсе ветераннары мәртәбәле чараның кунаклары булды.
Безнең районнан мәгариф бүлеге начальнигы Гөлнара Шәймөхәмәтова, мәгариф бүлегенең туган телләр буенча методисты Лариса Нуртдинова, Иске Балтач 1нче урта мәктәбенең башкорт теле һәм әдәбияты укытучысы Светлана Мөбарәкова, шул ук белем учагының хәвефсезлек нигезләре дәресләре укытучысы Илназ Әхмәтовлар катнашты.
Тугыз тематик мәйданчыкта актуаль темалар күтәрелде: барлык дәрәҗәләрдә башкорт телен өйрәнү, аның педагогик перспективасы, балалар-яшүсмерләр укуына ярдәм итү, туган телгә мәхәббәт, Башкортстан мәдәнияте, полилингваль һәм билингваль белем бирү, башкорт әдәбияты дәресләрендә укучыларны патриотик тәрбияләү, туган телне өйрәтүдә һәм саклауда гаиләнең роле, шулай ук дәүләт тел сәясәте кебек темалар күтәрелде. Күренекле спикерлар, галимнәр, тел белгечләре, укытучылар, тәрбиячеләр фикер алышты. Башкортстан Милли музеенда эшләгән мәйданчыкта республиканың тарихын һәм мәдәниятен саклау мәсьәләләре каралды.
Съезд барышында республика башлыгы Радий Хәбиров чыгышында, башкорт телен үстерүгә күп көч салган мәгариф ветераннарын хөрмәтләп телгә алуын барлык зал алкышлады. Шулай ук июнь аенда “Урал батыр” эпосына багышланган көн булачагын да шушы җыенда хәбәр ителүе куанычлы вакыйга буларак тарихка кереп калды. Бәлки бу көн ил, ары таба дөнья күләмендә бәйрәм ителер, чөнки безнең эпосыбыз планетар масштаблы күренеш дип ассызыкладылар катнашучылар. Гаиләдә башкорт телендә аралашу булмаса, аны балалар бакчаларына, мәктәпләргә тапшырып кую дөрес булмаганлыгына тукталдылар. Пленар өлештә башкорт телен үстерүгә зур көч салган педагоглар дәүләт наградалары белән бүләкләнүе чараның бизәгенә әверелде.
Иске Балтач 1нче урта мәктәбенең башкорт теле һәм әдәбияты укытучысы Светлана Мөбарәкова:
—Миңа Башкорт теле һәм әдәбияты укытучыларының II Бөтенрусия съездында катнашу бәхете тиде. Съезд югары дәрәҗәдә үтте. Аны үткәрү өчен зур тырышлык , көч салынган. Съезд үткәнгә нәтиҗә ясау, киләчәккә планнар кору ягыннан бик отышлы булды. Мәртәбәле чарадан ары таба эшләргә дәрт алып кайттык. Аны коллективка, ата–аналар җәмәгатьчелегенә җиткерү бурычы тора безнең алдыбызда. Башкорт телебез яшәсен өчен зур эшләр башкарыла. Бу съезд илем, телем, моңым дип янганнарын берләштерүче чара буларак тарихка кереп калды.