

“Атайсал — Кече Ватан” — Башкортстан Республикасы проекты, аның кысаларында шәһәр һәм авыллардан чыккан уңышлы кешеләр кече ватаннарына ярдәм итәләр. Проектның инициаторы — Республика Башлыгы Радий Хәбиров. Проектның төп максаты — җәмгыятьне берләштерү өчен нигез буларак традицияләрне һәм кыйммәтләрне саклау һәм үстерү. Проект республика халкының агымдагы проблемаларын хәл итә һәм хәйриячелек, меценатлык белән шөгыльләнергә, кече ватанына ярдәм итәргә теләүчеләр өчен уңай шартлар тудыра.
Проектта катнашучы булыр өчен Порталда теркәлеп була ataisal.ru кирәкле торак пунктны сайлап һәм туган якка күрсәтергә теләгән кеше ярдәм төрен (финанс, матди яисә башка төрле ярдәм) күрсәтеп яисә билгеле бер проектны гамәлгә ашырырга тәкъдим итеп керә ала.
Фәрит Фәнил улы Галимов "Яшьлек" физкультура-савыктыру комплексы директоры, районның “АТАЙСАЛ – КЕЧЕ ВАТАН” төркеме әгъзасы:
—СВО зонасында катнашкан ир-егетләргә районнан әзерләнгән 21 гуманитар йөкне солдатларга илтеп тапшыруда турыдан-туры катнашырга туры килде. Егетләр безнең белән бәйләнешкә чыгып үзләренә нәрсә кирәк, шуңа заказ бирәләр һәм без, районда оешкан төркем, маркетплейслардан сатып алып, техника хәстәрләп илтеп тапшырабыз. Шәхси эшкуарлар, оешма, предприятие, учреждение коллективлары, пенсионерлар, укучы балалар — берсе дә читтә калмыйлар. Районнан унике берәмлек техника (бөтен җирдән үтә ала торган автомашиналар, мотоцикллар) әзерләнеп, солдатларның кулларына илтеп тапшырылды. Аларны хәстәрләүдә шәхси эшкуарлар зур ярдәм күрсәтте һәм күрсәтә.
Тылның ныклыгы бүген бигрәк тә мөһим һәм әһәмиятле. Балтачта моны олысы-кечесе аңлап эш итә, һәр кеше җиңүгә үз өлешен кертә.
Фотолар Фәрит Галимовның шәхси архивыннан