

Агымдагы елда Русия Федерациясе Генераль прокуратурасы тарафыннан "Коррупциягә каршы бергә!" Халыкара социаль коррупциягә каршы реклама конкурсы үткәрелә.
Өч яшь төркемендә (10 яшьтән 15 яшькә кадәр, 16 яшьтән 20 яшькә кадәр, 21 яшьтән 25 яшькә кадәр) конкурсантларга өч номинация ("Иң яхшы плакат", "Иң яхшы рәсем", "Иң яхшы видеоролик") буенча коррупциягә каршы социаль реклама әзерләргә тәкъдим ителә.
Эшләрне кабул итү 1нче октябрьгә кадәр конкурсның рәсми сайтында (www.anticorruption.life) гамәлгә ашырыла. Нәтиҗәләр ясау, җиңүчеләрне һәм призёрларны игълан итү Халыкара коррупциягә каршы көрәш көнендә (9нчы декабрь) булачак.
Конкурсның кагыйдәләре, катнашу шартлары һәм критерийлары белән алда күрсәтелгән сайтта танышырга мөмкин.