

Уен кызганнан-кыза. Уенда катнашучыларның географиясе киңәя. Көндәшле, Чокалы, Бигелде, Иске Янбай, Янтимер, Яңа Уразай, Богдан, Иске Тимкә, Чишмә, Иштирәк, Түбән Карыш, Югарыф Карыш, Нөркә, Сәйтәк, Иске Балтач, Урта – Елга һәм башка авылларда яшәүче абунәчеләр уенда катнашырга теләк белдерде. Шулар арасыннан уннан артык кеше бүләк иясе булды.
Бүгенге җиңүчебез Фирдәүс Тимерхан улы — гәзитнең аерылгысыз дусты.
—Гәзитнең һәр санын кулга алу белән бер җөмләсен дә калдырмый укып барабыз. Район сулышын шуннан тоябыз. Рәхмәт. Гәзит киләчәктә дә чыксын. Без почта таратучы Фәнилә Галиуллинаны гәзит тараткан көндә күз дә каш көтеп алабыз. “Кызыл таң”, “Өмет”, “Манзара” район гәзите — яраткан басмаларыбыз, — ди хезмәт бетераны Фирдәүс Булатов.
Ә сез гәзиткә язылдыгызмы әле?