Новости
12 Май 2025, 10:23

Тутагач авылында балалар патриотик рухта тәрбияләнә

Зур булмаган Тутагач авылында Бөек Җиңүнең 80 еллыгын авто, мотойөреш белән билгеләделәр.

Тутагач авылында балалар патриотик рухта тәрбияләнәТутагач авылында балалар патриотик рухта тәрбияләнә
Тутагач авылында балалар патриотик рухта тәрбияләнә

Бөек Җиңүнең 80 еллыгын билгеләгән көндә авыл халкы, кунаклар Җиңү Парады белән авыл урамнары буйлап үткәндә аларга бик күп балалар, үсмерләр дә кушылдыды.

Авыл халкы һәм читтән кунакка кайткан авылдашларыбыз абыйлы -энеле Олег, Альберт Гайниәхмәтовлар да үзенчәлекле чарада катнашты.

Тутагачта Җиңү көне ел шулай шулай матур шартларда, зурлап билгеләнә. Аның оештыручысы авыл старостасы Руслан Камалов.

Патриотик рухта тәрбияләнгән кызлар, малайлар ата-бабалары, әтиләре, абыйлары узган данлы, мактаулы юлны онытмаслар, илебезнең лаеклы гражданнары булып үсәрләр, ди тутагачлылар.

Автор:Аида Хайртдинова
Читайте нас