Новости
12 Май 2025, 05:27

Русиядә шикәр чире белән авыручы балалар саны арткан

  Соңгы10 ел эчендә ул ике тапкырга күбәйгән.

Хәер, диабет белән авыручылар саны артуы — күп очракта авыруны иртә стадияләрдә ачыкларга мөмкинлек бирә торган диагностиканың яхшыруы белән аңлатыла. 

Беренче типтагы шикәр диабеты булган балалар саны күп икән, ләбаса. Соңгы 10 елда ул ике тапкырга арткан, дип сөйли Русия балалар клиник хастаханәсенең эндокринология бүлеге мөдире, медицина фәннәре кандидаты Елена Демина.

2014 елда 32 мең балада диабет диагнозы куелган, ә 2024 елда — барлыгы 61 меңнән артык. Соңгы мәгълүматлар буенча, илдә беренче типтагы шикәр диабеты 300 мең кешедә ачыкланган. Авыру социаль әһәмияткә ия, дип табылган, диагноз куелганнан соң, балалар 18 яшькә кадәр инвалидлык рәсмиләштерә ала.

Табиб фикеренчә, авырулар саны артуы — иң беренче чиратта иртә стадияләрдә диагностика сыйфатының яхшыруы белән бәйле. Әле берничә ел элек аның дәрәҗәсе шактый түбән булган. 

— Беренче типтагы шикәр диабеты: дәвалап булмый торган авыру. Әмма авыру балалар һәм өлкәннәрнең тормыш сыйфатын сизелерлек яхшыртырга мөмкинлек бирә торган нәтиҗәле инструментлар барлыкка килде. Технологияләр кандагы глюкозаны контрольдә тоту процессын гадирәк һәм нәтиҗәлерәк итә, — дип билгеләп үтә Демина.

 

Чыганак: «Известия».

Автор:
Читайте нас