Новости
8 Май 2025, 02:00

Нөркәдә “Балтач таңнары”н яраталар

Абунәчеләр гәзиткә язылып “Атна саен бүләк” уенында катнашалар. Бүләкләр дә оталар.

Нөркәдә “Балтач таңнары”н яраталарНөркәдә “Балтач таңнары”н яраталар
Нөркәдә “Балтач таңнары”н яраталар

Бу юлы укытучы, Нөркә авылы килене Рима Фәридоновага бәхет елмайды. Ул Иске Балтачтагы сәүдә йортларының берсенең бүләк картасы иясе булды.

Рима Рәшит кызы — Зилаир районы кызы. Утыз ел элек язмышын очратып Нөркә авылына килен булып төшкән. Математика фәне укытучысы матбугат басмалары белән дә дус.

—Башкорт, татар телләрендә нәшер ителгән күп басмаларны алдырып укып барабыз. “Балтач таңнары” гәзитенең сайтына да күз салып барабыз. Тормыш белән бергә атлыйбыз. Язылган һәр мәкаләне яратып укыйбыз, — ди Рима Рәшит кызы.

Моннан күп еллар элек район гәзитенә язылган абунәчеләр арасында уйнатылган лотерея уенында катнашып матур ваза откан булган Рима Фаридонова. Быел да бәхетен сынап карарга уйлаган һәм гәзиткә язылып, квитанция күчермәсен редакциягә юллаган.

Ә сез гәзиткә язылырга онытмадыгызмы? Язылыгыз да, уенда катнашыгыз!    

Автор:Аида Хайртдинова
Читайте нас