Тушкыр авылында яшәүче Зәйнәп Гафарова әтисе Рәхим Вәлиев истәлегенә өендә кечкенә музей булдырган. Өйнең түренә әтисе һәм әнисе белән бәйле барлык истәлекләрне туплап, аларны кадерләп тезеп куйган. Биредә газиз кешеләренең медальләр тагылган костюмнарын, грамоталарын, аларның биографиләрен, төрле еллардагы Мактау грамоталарын күрергә мөмкин. Әтисенең үзе язып калдырган биографиясе, фотолары, хезмәт кенәгәләре өй түрендә урын алган. Хәтта Җиңә бәйрәменә багышлап язылган докладын, истәлекләрен кадерләп саклый аның кызы.
—Ел саен Җиңү бәйрәме алдыннан кадерле кешеләремә шул рәвешле хөрмәт күрсәтәм. Тынычлыклык яулаган якыннарыма рәхмәт йөзеннән эшлим мин моны. Бу күңелгә әйтеп бетергесез горурлык хисе бирә. Җиңүдә минем якыннарымның да өлеше, тырышлыгы бар дигән сүз бу. Горурлык белән бергә үткәннәр өчен рәхмәт тойгылары күңелемне биләп ала бу көннәрдә.Өемдә шундый тантаналы мохит барлыкка килә, үземне аңлата алмаслык тойгылар биләп ала,— ди Зәйнәп Рәхим кызы.
Рәхим Вәлиевның үзе исән чагында язып калдырган автобиографиясен гәзит укучыларыбыз игътибарына җиткерәсебез килә. Менә нәрсәләр язып калдырган ул:
“Мин, Вәлиев Рәхим Вәли улы, 1926 елның 2 нче августында Пермь өлкәсе Берёзовка районы Антоново авылында дөньяга килгәнмен. 1933нче елның җәендә әтинең туган авылы Тушкыр авылына кайттык. 1934 елның 1нче сентябрендә Тушкыр җидееллык мәктәбенең 1 сыйныфына укырга кердем. Аны 1942нче елда тәмәмладым.
Сугыш башлану сәбәпле, укуымны дәвам итә алмадым, колхоз эшенә башладым, 1942нче елның 31 маенда әтиемне сугышка озаттык, шул ук елның ноябрь аенда абыем да сугышка юлланды. Гаиләдәге барлык авырлык үземнең җилкәмә калды. Ә 1943елның 23 ноябрендә мин дә сугышка киттем. Башта Ырынбур өлкәсе лагерьларында әзерлек үттек. 1944елның октябрь аенда фронтка барып кердем. III Белоруссия фронтының 152нче дивизиясе составында Көнчыгыш Пруссия границасын кичеп керүдә катнаштым. 1944 елның 18 декабренә кадәр фронтта булдым, 18 декабрьдә сул беләгем каты яраланып, госпитальгә озаттылар. 1945елның апрель аена кадәр госпитальләрдә дәваланып, шул ук елның 2нче маенда туган авылыма әйләнеп кайттым.
Кайту белән колхоз эшенә башладым. Башта дуңгыз фермасында эшләдем. 1947елның гыйнвар аенда отчет –сайлау җыелышында ревизия комиссиясе әгъзасы итеп сайландым. Шул ук елның февраль аенда бригадир итеп билгеләндем. 1951 нче елның июнендә склад мөдире итеп куйдылар. 1954нче елның февралендә — рәис урынбасары, 1955-1956нчы елларда— тимерче, 1956елның ноябреннән 1957елның башына кадәр —завхоз, 1957–1958 елларда колхозның— ревком председателе, 1959 ел башыннан 1960 елның февраленә кадәр— тегермәнче, электр станциясе мөдире, августка кадәр төрле эштә булдым. 1961 елның февраленнән 1969 елның ноябренә кадәр колхозның ревизия комиссиясе председателе, 1969 елның ноябреннән 1970нче елның маена кадәр вакытлыча авыл советы рәисе вазифаларын башкарыдым. Бригада бухгалтеры, кадрлар бүлеге мөдире булдым. Хаклы ялга туктаганчы авыл советы рәисе вазифасын башкардым.Туган илем, партиям, халкым өчен, тынычлык өчен киләчәктә дә, кулдан килгән кадәр тырышырмын”.
Менә шундый сүзләр язып калдырган ул исән чагында. Ул автобиография кадерле ядкарь буларак аларда саклана.
Рәхим Вәли улы тормыш иптәше Таһира Әлиммөхәммәт кызы белән 4 бала тәрбияләп үстергәннәр. Кызганыч, бүген аларның икесе генә исән. Төп нигездә кызы Зәйнәп апа улы белән гомер кичерә.
Кадерлеләре фани дөньяны калдырып китсәләр дә, алар турында җылы истәлекләрне балалары саклый. Аларның тырышлыгы нәтиҗәсендә хәтер яши һәм яшәячәк.
Рифина ГАЛИЕВА.
Автор фотосы.