Новости
5 Май 2025, 11:03

Бүген миңа электр сату компаниясеннәнбез дип караклар шалтыратты!?.

Ватсаптан элемтәгә чыктылар! Сөйләшү нәрсә белән тәмамланды дисезме?

Бүген миңа электр сату компаниясеннәнбез дип караклар шалтыратты!?.Бүген миңа электр сату компаниясеннәнбез дип караклар шалтыратты!?.
Бүген миңа электр сату компаниясеннәнбез дип караклар шалтыратты!?.

Төшкә кадәр эш урынымда кесә телефоным шалтырады. Шалтырату ватсапка килде. “Энеросбыт” дип язылган. Трубканы алдым. Бик үткер телле ханым рус телендә исәнләшкәннән соң  энергосбыттан электр энергиясе счетчигын алыштыру буенча шалтыратуын әйтте. Сезгә безнең мастер кайчан, ниди ваытта килсә очрата ала? пип сорады. Соравын кабат кабатлаттым.

Теле телгә йокмый әрсез ханымның Ашыккан кебек теолды ул миңа.

—Мин бу мәсьәлә бунча хәзер үк тиешле хезмәтләргә мөрәҗәгать итәрмен һәм үзем хәл итәрмен, — дидем.

Ханым дәшми торды да:

—Ну, хорошо тогда. Хорошего вам дня! — дип трубканы салды.

Энергия сату компаниясенә шалтыраттым. Хәлне сөйләп бирдем.

—Караклар шулай шалтыраталар. Без кешенең ватсабына шалтыратмыйбыз. Ярый сүзне кыска тоткансыз. Озаграк сөйләшсәгез, чиратка куябыз, гариза язар өчен хәзер телефоныгызга код килә. Шуны безгә әйтегез... дип сөйли башлыйлар. Алданучылар да бар, — диде белгеч.

Сак булыгыз! Караклар йокламыйлар. Алдашуның яңадан-яңа схемаларын уйлап табып кына торалар.

Автор:Аида Хайртдинова
Читайте нас