

Әлеге хәл Әбҗәлил районының Шәрип авылы янында, республиканың Аучылар һәм балыкчылар ассоциациясенә беркетелгән аучылык җирләре территориясендә булган. Зыян күрүчене авыр хәлдә дәваханәгә алып киткәннәр.
Хәлләрне ачыклау өчен вакыйга урынына оператив рәвештә Экология министрлыгы дәүләт инспекторы Илнур Солтанов чыккан. Башкортстанның Табигатьтән файдалану һәм экология министрлыгы белгечләре, кыргый хайваннар белән очрашу нәкъ менә алар белән үз-үзеңне тоту кагыйдәләрен белмәү аркасында фаҗигагә әйләнергә мөмкин, дип искәртә.
Хайваннарның һөҗүм итүен күпчелек очракта кеше үзе котырта. Әгәр дә сез аюны, бигрәк тә аю баласын күрсәгез, аңа якын килергә ярамый (фото һәм видео төшерергә, ашатырга), чөнки янәшәдә генә ана аю булырга мөмкин, ул сезнең игелекле теләгегезне аңламаячак.
Аю очраганда аңардан йөгереп качарга ярамый, чөнки бу аның эзәрлекләү инстинктын уятырга мөмкин, очрашу урыныннан аюга арка белән борылмыйча гына тыныч атлап китәргә кирәк.
Әгәр дә сез ерткычларның торак пунктларга якын килүенә шаһит булсагыз, кичекмәстән Башкортстан Экология министрлыгының оператив дежур телефоны буенча +7(347) 218-04-30, шулай ук полициянең туры линиясенә 112 телефоны буенча шалтыратыгыз.