Новости
2 Май 2025, 11:23

Матада халык хәтере мәңгеләштерелде: яңа һәйкәл ачылды

Бүген Бөек Җиңүнең 80 еллыгы уңаеннан Мата авылында зур тантаналы чара – яңа һәйкәл ачу тантанасы гөрләп узды.

Матада халык хәтере мәңгеләштерелде: яңа һәйкәл ачылдыМатада халык хәтере мәңгеләштерелде: яңа һәйкәл ачылды
Матада халык хәтере мәңгеләштерелде: яңа һәйкәл ачылды

Бүген Бөек Җиңүнең 80 еллыгы уңаеннан Мата авылында зур тантаналы чара – яңа һәйкәл ачу тантанасы гөрләп узды.

Еллар узган саен Бөек Җиңүнең кадере арта бара. Яу кырында ятып калган батырларның исемнәре мәңге онытылмас, аларның батырлыгы – киләчәк буыннар өчен үрнәк. Шушы изге максаттан чыгып Мата авылында Бөек Ватан сугышында катнашкан, батырларча һәлак булган һәм билгесез югалган авылдашлары исемнәрен мәңгеләштереп, мәһабәт һәйкәл төзелде.

2024нче елның май аенда авылның активистлары яңа һәйкәл төзү тәкъдиме белән мөрәҗәгать итә. Барысы да шунда ук бу изге эшне хуплап каршы ала һәм бердәм фондка акчалата ярдәм җыя башлыйлар. 31нче майда ук булачак һәйкәлнең төп урынын эшләү башлана. Күптә үтми барлык эшләр тәмамлана – горур булып һәйкәл калкып чыга.

Район Хакимияте башлыгы Илгиз Субушев тантанада катнашып, маталыларны әлеге истәлекле вакыйга белән котлады:

—Бүген без Мата авылында Бөек Ватан сугышында катнашкан авылдашларыбызның истәлеген мәңгеләштерү өчен җыелдык. Бу һәйкәл - безнең тарихыбызга, батырларыбызга булган хөрмәтебезнең символы. Сугышта катнашкан һәрбер кеше - безнең өчен герой, аларның батырлыгы киләчәк буыннар өчен каһарманлык үрнәге булып тора. Сезгә, маталыларга, әлеге изге эштә бердәм булуыгыз өчен рәхмәт белдерәм. Һәйкәл мәңгелек булсын, батырлар исеме онытылмасын,—диде Илгиз Әхвәс улы үз чыгышында.

Штәнде авыл биләмәсе башлыгы Фәрит Солтанов авыл халкын шундый зур бәйрәм белән котлап, әлеге эшкә җитди өлеш кертүчеләргә авыл биләмәсенең Рәхмәт хатларын тапшырды. Шулай ук биредә СВОда хезмәт итүчеләрнең туганнарына истәлекле бүләкләр тапшырылды.

Бу – гади генә һәйкәл түгел, ә ул – халык хәтере, ул – үткәннәргә хөрмәт, киләчәккә өмет билгесе. Һәйкәл ачылу – авыл халкы өчен генә түгел, ә бөтен район өчен дә зур вакыйга. 

Әлеге ике һәйкәл урыны киртәләп алынган, махсус плиткалар җәелгән. Утырып хәл җыеп алыр өчен эскәмияләр дә булдырылган биредә. Шулай ук кичен якты булсын өчен 7 баганда ут та булдырылган. Кичен авылны узучыларны юлның бер ягыннан һәйкәлләр, ә икенче ягыннан мәчет манарасы якты булып ерактан күренеп, үзенә тартып тора.

Маталылар һәм читтә яшәгән авылдашларының бердәм көче, күмәк ярдәме белән төзелгән әлеге һәйкәл аеруча күркәм урында – авыл уртасында урнашкан. Ул махсус хәрби операциядә батырларча һәлак булган Зөфәр Вахиев истәлегенә булдырылган һәйкәл янында калкып чыкты. Ике һәйкәл бергә – үткән белән бүгенгенең, батырлык белән хәтернең берлеге буларак кабул ителә. Бу – чын мәгънәсендә халык һәйкәле, халык хәтере ул. Һәйкәлләр берлеге - буыннар чылбырының дәвамы.

Шушы изге эшне башлап йөрүче Фәрзәнә Вахиева, Әлтәф Вахиев, ал-ял белми материаллар артыннан йөреп, башланган эшнең уңышлы тәмамлануына зур көч салган Гөлнара һәм Илфат Сафиннар, аларның уллары Азат һәм Булат, Рәфил Гыйльманшин, Зөләйха Мифтахетдинова, Шакир Сафин, Фәнзил Кашапов, Зөһрә Вахиева, эшчеләргә ашарга пешерүчеләр Нәсимә Сафина, Фидалия Вахиева, Эльвера Солтанова, электр эшләрен башкаруда зур өлеш керткән Рәмзил Гыйльманшин, Мөдәрис Талипов, Рәшит Солтанов, Фәлгать Гарифуллиннарга рәхмәт сүзләрен җиткерә маталылар.

—Аллаһыга шөкер, барыбызның да тырышлык белән һәйкәл төзү эшен тәмамладык. Һәм менә без монда – шундый матур һәм күркәм чарага җыелдык – авылыбызны тагын да матуррак иткән һәйкәлебезне тантаналы ачу чарасына. Дөньяларыбыз тыныч, күкләребез аяз булсын, - диде һәйкәл төзелешенең төп спонсоры, шәхси эшкуар Гөлнара Сафина.

Һәйкәлне ачу тантанасы Бөек Җиңү көне алдыннан үткәрү дә очраклы түгел. Биредә Бөек Ватан сугышында һәм махсус хәрби операциядә яу кырларында башларын салган, җиңү белән кайтып тыныч тормышта яшәп арабыздан киткәннәр рухына изге Корьән аятьләре укылды. Район мәдәният сарае хезмәткәрләре, авылның җыр-моң сөючеләре тарафыннан Бөек Җиңүнең 80 еллыгына багышланган концерт оештырылды. Ватанпәрвәрлек рухындагы чараның ахырында барысын да солдат боткасы белән сыйладылар.

Бу һәйкәл – киләчәк буыннарга юл күрсәтүче үзенчәлекле бер маяк, ул Ватанга мәхәббәт, туган җиргә тугрылык хисләрен тәрбияләүдә зур роль уйнар дип ышанабыз. Безнең бурыч – үткәннәрне хөрмәтләү, бүгенгене саклау һәм киләчәкне кайгырту. Һәйкәл мәңгелек булсын, батырлар исеме онытылмасын!

Моның белән генә чара тәмамланмый. Кичен һәйкәл ачу һәм Бөек Җиңүнең 80 еллыгы уңаеннан барлык тиешле янгын хәвефсезлеге таләпләрен үтәп зур салют ату планлаштырыла.

Автор:Фиргат Набиуллин
Читайте нас