

Абунәчеләр арасында “Атна саен бүләк” уены дәвам итә. Уенда катнашырга теләк белдергән йөзгә якын балтачлының унысы бүләк иясе булды инде. Шулар арасыннан унбер кеше еллык подписка рәсмиләштергән. Чираттагы уенда Иске Балтачтан Е. Гәрәева (еллык подписка), Иске Янбайдан Фирдәвис Булатов, Яңа Уразайдан Радик Заеровлар Иске Балтачтагы бер сәүдә ноктасының бүләк картасы оттылар. Аларны котлыйбыз һәм паспорт, ИНН кебек документлары белән редакциядә көтеп калабыз.
Ә сез “Балтач таңнары” гәзитенә язылдыгызмы? Язылыгыз, алдырыгыз, укыгыз, таратыгыз, бүләкләр дә отыгыз!