Иске Балтач. 30 апрель - "Балтач таннары". Балтач районында бәйрәм көннәрендә хәвефсезлек чаралары тәэмин ителәчәк.
Балтач районы хакимияте каршындагы террорчылыкка каршы комиссия утырышында. Яз һәм хезмәт көненә һәм Җиңү көненә багышланган бәйрәмнәрдә куркынычсызлык тәэмин итү чаралары турында фикер алыштылар.
Планга ярашлы, бу көннәрдә массакүләм чаралар оештыру каралган. Район эчке эшләр бүлекчәсе наачальнигы Динар Низамовның җәмәгать иминлеген тәэмин итү чаралары турында мәгълүматын комиссиядәгеләр игътибарга алды. 30 апрельгә кадәр бәйрәмнәр уздыру урыннарының хәвефсезлек таләпләренә туры килүен тикшерәчәкләр. Тикшерүләр барышында объектларның куркынычсызлык таләпләренә туры килүен, аларның инженер һәм техник яктан ныгытылуын, шулай ук янгын һәм җәмәгать куркынычсызлыгы чараларыүтәлешенә игът ибар итәчәкләр. Хакимият биналарын, ведомство буйсынуындагы оешмаларны һәм кешеләр күпләп җыела торган урыннарны террорчылыктан саклау чараларын көчәйтү таләп ителә. Куркыныч янаганда халыкка нинди гамәлләр кылырга әзер булу кирәклеге турында да аңлату кирәк. Бәйрәмнәрне оештыручылар барлык хәвефсезлек чараларын күрергә тиеш. «Үлемсез полк» акциясенә дә кагыла бу. Тиешле структураларга массакүләм күңел ачу урыннарын куркынычсызлык киртәләре белән әйләндереп алу тәкъдим ителә.
Бәйрәм үтәсе урынга кергәндә гражданнарны тикшерүне контрольдә тотуны көчәйттеләр. Бәйрәмнәр уздырыла торган урыннарга җиткәнче 500 метр ераклыкта транспорт хәрәкәте ябылачак. Бәйрәмнәр уздырыла торган урыннарны, мөмкинлекләргә карап, видеокүзәтү системаларыбелән җиһазландыру да хуплана.