

Көнтүгеш авылында Бөек Ватан сугышы елларында батырларча башларын салган һәм илгә Бөек Җиңү яулап кайтып тыныч тормышта арабыздан киткән авылдашлар исемен, Әфганстан, Чечня сугышлары корбаннарының фотосурәтләрен, бу канлы бәрелешләрне узып кайткан ир-егетләрнең исемнәрен мәңгеләштереп, авыл уртасында яңа обелиск тергезелде.
Үткәннәрне саклап, хөрмәт итеп яши көнтүгешләр. Яңа обелиск янәшәсенә тыл эшчәннәренең һәм “Сугыш чоры балалары”ның исемнәрен мәңгеләштерү уе белән эшкә алындылар. Мессенджерлардагы авылдашлар чатында киңәшләшеп, эш башладылар. Аның инициаторы, башлап йөрүчесе — авылдагы мәдәни чараларны оештыручы Асия Мостафина булды.
—Авылда гомер кичергән, читтә яшәгән көнтүгешләр дә башлангычны хупладылар һәм исемлекне булдыру, тулыландыруда зур ярдәм күрсәттеләр. Авыл халкыннан җыелган акчаларга өстәп, читтә яшәгән авылдашыбыз Әлфрит Локманов 20 000 сум күләмендә акчалата финанс ярдәме кертте. Ул башка чараларда да активлыгы белән аерыла. Исемлек әзер булганнан соң район типографиясендә (директоры Нуриман Төхбәтуллин) яздырып алдык, —ди Асия Мостафина.
296 тыл эшчәне һәм 95 “Сугыш чоры баласы”ның исемнәре мәңгеләштерелгән “Хәтер тактасы”н урнаштыруны эретеп ябыштыру эше остасы авылдашыбыз Вильнар Мостафин башкарды. Аңа Фидарид Мостафин, Илмир Галин, Рөстәм Хаҗиуллин ярдәм иттеләр.
Бөек Җиңүнең 80 еллыгын билгеләгән көннәрдә “Хәтер тактасы”н тантаналы ачу планлаштырыла.