

Җиңел атлетика буенча Башкорт дәүләт медицина университеты (БДМУ) җыелма командасы университет тарихында беренче тапкыр Русиянең медицина һәм фармацевтика югары уку йортлары арасында ГТО тапшыру ярышлары буенча Бөтенрусия спорт фестивалендә триумфатор булды. Бу - бары тик хезмәт сөючәнлек, спортка мәхәббәт һәм җиңүгә омтылу аркасында гына мөмкин булган югары казаныш.
“Физик культура һәм спорт – табибның икенче һөнәре” Х спорт фестивале Волгоград шәһәрендә 11нче апрельдән 19нчы апрельгә кадәр дәвам итте. Әлеге ярышларда илнең иң көчле югары уку йортлары – Русиянең 8 федераль округы җиңүчеләре һәм призерлары катнашты. Ярышлар бик кызу һәм көчле көндәшлек шартларында узды, әмма БДМУ командасы үзенең югары осталыгын һәм спорт әзерлеген күрсәтә алды.
Балтачлылар Алия Әхкәмова (дәвалау факультеты студенты) һәм Айдар Муллахмәтов (педиатрия белгечлеге буенча ординатор) команданың уңышына зур өлеш керттеләр. Әлеге нәтиҗәләр яшьләрнең сәламәт яшәү рәвешенә омтылуы, физик тәрбиягә зур әһәмият бирүе һәм үзләрен төрле спорт төрләрендә сынап карарга әзер булуының тагын бер ачык мисалы.
Спортчылар 60, 2000, 3000 метрга йөгерү, отжимание, гимнастика эскәмиясендә басып торудан алга авышу, урыннан озынлыкка сикерү, яткан килеш гәүдәне күтәрү (пресс), 50 метрга йөзү, электрон коралдан ату кебек ярышларда көч сынаштылар.
БДМУ җыелма командасының бу казанышы – спортның, сәламәт яшәү рәвешенең һәм студентлык тормышының аерылгысыз булуына тагын бер дәлил. Спортчыларны уңышлы чыгышлары белән котлыйбыз һәм яңа җиңүләр телибез!