Новости
26 апрель 2025, 16:02

Һава торышы үзгәрә, диләр...

Алдагы көннәрдә -3 градуска кадәр суытачак.

Һава торышы үзгәрә, диләр...Һава торышы үзгәрә, диләр...
Һава торышы үзгәрә, диләр...

Киләсе атна башында Башкортстанда суытачак, дип кисәтә синоптиклар.

“Башгидрометүзәк” синоптиклары мәгълүматы буенча, бүген һәм иртәгә төбәктә һава температурасы төнлә +6,+12 градус, көндез +17,+23 булган җылы һава торышы сакланачак. Күпчелек районнарда яңгырлар, урыны белән яшенле яңгырлар күзәтеләчәк.

"Киләсе атна башында актив циклонның тыл өлешендә кискен суытачак – төнлә -3,+2 градуска, көндез +5,+10 градуска кадәр. Һаваның уртача тәүлеклек температурасы нормадан 4 градуска түбән булачак", - дип билгеләп үтелә Башкортстан синоптиклары хәбәрендә.

Карлы яңгырлар булуы ихтимал, төньяк-көнбатыштан искән җил урыны белән секундына 15-20 метрга җитәчәк. 

Автор:
Читайте нас