

Бөек Җиңүнең 80 еллыгы уңаеннан оештырылган чара бу. Ул “Батырларыбызның кече Ватаны” дигән исем астында безнең районда тәү тапкыр оештырылды. Батырларны искә алу, яшь буынга патриотик тәрбия һәм бердәмлек хисе булдыруга юнәлтелгән чарада халык күмәк катнашты.
“Батырларыбызның кече Ватаны” автойөрешенең Югары Янактай һәм Нөркә авыл биләмәләреннән узган автоколоннаны шактый тормыш тәҗрибәсе туплаган абый һәм апалар каршылады. Араларында бала чаклары сугыш чорына туры килгәннәре дә бар иде. Алар сүздә генә түгел, үз күзләре белән җиңүнең нинди михнәтләр, югалтулар аша юлланганлыгы хакында беләләр.
Һәр тукталышта авыл биләмәсе башлыклары каршылады. Авыл җирендә яшәп хөрмәт яулаган шәхесләр дә читтә калмады бу чарадан. Югары Янактайда — Хәнәфи Вәлиев, Түбән Карышта —Әнәс Шәяхмәтов, Нөркәдә— Ринаф Шайбәков, Сәйтәктә Фәнәви Сәхиповлар үз сүзләрен әйттеләр. Белем учагы булган авыллар аерылып торды. Түбән Карыш, Сәйтәк, Тучыбай авылларында мәктәп укучылар үзләре дә шушы чарада актив катнашты. Алар патриотик рухтагы җырлар башкарды, шигырьләр сөйләде. Китапханәчеләр, клуб хезмәткәрләре шушы чраны оештыруда зур көч салганнар.
Тучыбай авылындагы тантанада махсус хәрби операциядә катнашып, яраланып кайткан Радик Шакиров чараның хөрмәтле кунагы булды. Авыр, әмма без түзәргә, җиңәргә тиешбез, дип ассыклады ул. Авыл мулласы Мәгъдән Әхтәмов догалар укып, илләребез тыныч, күк йөзебез аяз булуын теләде.