

14-18 апрель көннәрендә Мәскәү шәһәрендә В.И. Вернадский исемендәге XXXII Бөтенрусия яшүсмерләр тикшеренү эшләре конкурсы узды. Әлеге конкурс Русиядә мәктәп укучыларының иң абруйлы фәнни бәйгеләренең берсе булып санала.
Бу Русиядә мәктәп укучыларының иң зур фәнни-гамәли конференцияләренең берсе, ул илнең төрле төбәкләреннән укучыларны берләштерә. Конкурсны оештыручылар арасында - РФ Мәгариф министрлыгы һәм Русия Фәннәр академиясе. Бу факт конкурсның югары дәрәҗәдә оештырылуын, аның фәнни җәмәгатьчелектә танылуын күрсәтә.
Мондый югары дәрәҗәдә үткән конкурсның финал этабында Иске Балтач 2нче урта мәктәбенең 6нчы сыйныф укучысы Газизә Заһирова (фәнни җитәкчесе Ирина Ханова) катнашты. Райондашыбыз “Балтач районы буенча Себер тракты маршрутын реконструкцияләү” тикшеренү эше өчен Лауреат дипломы белән бүләкләнде. Шулай ук конкурсның махсус медале һәм “Гадәти булмаган караш өчен” грамотасы белән билгеләнде.
Моннан тыш, конкурс кысаларында төрле осталык дәресләре, түгәрәк өстәлләр, фәнни тыңлаулар, мавыктыргыч экскурсияләр уздырылды, алар, үз чиратында, әлеге чарада катнашучыларның интеллектуаль дәрәҗәсен күтәрергә ярдәм итә итә. Газизә өчен бу конкурс яңа белемнәр алу, фәнни тәҗрибә туплау һәм яңа дуслар табу өчен шәп мөмкинлек булды.
Газизәнең уңышы – бик югары күрсәткеч. Мондый җиңүләр яшьләрне фән белән кызыксынырга, үз-үзләренә ышанырга һәм яңа ачышларга омтылырга дәртләндерә. Ары таба да иҗади уңышлар юлдаш булсын.