Новости
22 апрель 2025, 04:30

Нөркә авылында зур өмә үтте

Анда авыл интеллигенциясе, пенсия яшендәгеләр актив катнашты.

Нөркә авылында зур өмә үттеНөркә авылында зур өмә үтте
Нөркә авылында зур өмә үтте

Яз — чистарту, төзекләндерү өмәләре мәле. Нөркә авыл биләмәсе авылларында мондый чаралар ел саен даими үткәрелә һәм авыллар тәртиптә, чиста, пөхтә хәлдә тотыла.

Шушы көннәрдә нөркәлеләр җыелышып чыгып авыл уртасындагы обелиск тирәсен тәртипкә китерделәр. Истәлекле агачларның кәүсәләре агашарланды, тирә-як чүп-чардан арындырылды, тимер рәшәткәләр буялды.

  —Өмәдә катнашкан хатын-кызлар, барыгызга да зур рәхмәт! —дип язды мессенджерлардагы авылдашлар чатында Нөркә авыл биләмәсе башлыгы Ильяс Нигаматуллин.

“Афәрин, кызлар-егетләр! Авыл матур булса үзебезгә рәхәт бит)) Сәламәт булыгыз!” — дип шатлыкларын уртаклашты өмәдә катнашучылар.

Нөркәләр булдыра! Афәрин!

Нөркә авылында зур өмә үтте
Нөркә авылында зур өмә үтте
Нөркә авылында зур өмә үтте
Нөркә авылында зур өмә үтте
Автор:Аида Хайртдинова
Читайте нас