

Ведомство мәгълүматлары буенча, узган атнада гына да, 14-20 апрельдә, 260 янгын терәлгән, аларда 8 кешенең гомере өзелгән, 6сы җәрәхәтләнгән. Узган төндә 4 кеше һәлак булган. Янгыннар Стәрлетамакта һәм Мәләвез районының Нөгеш авылында баш калкыткан. Кешеләрнең үлеменә китергән янгыннарның иң еш сәбәпләре — ут белән саксыз эш итү, шул исәптән тәмәке тартканда, электр җиһазларын эксплуатацияләү кагыйдәләрен бозу.
Ут белән сак эш итегез!