Барлык яңалыклар
Новости
19 апрель , 19:35

Илсөя Бәдретдинова: “Киләсе елга мин сиңа банкасын алып килермен...”

Кичә Иске Балтачта Илсөя Бәдретдинова концертында бик кызык хәл булган. Райондашыбыз сәхнәгә менеп яраткан җырчысына каен суы бүләк иткән.

Илсөя Бәдретдинова: “Киләсе елга мин сиңа банкасын алып килермен...”
Илсөя Бәдретдинова: “Киләсе елга мин сиңа банкасын алып килермен...”

Татарстанның атказанган артисты Илсөя Бәдретдинованың  Иске Балтачта гастрольләре ел саен өч көн дәвам итә. Быел да 18 – 20нче апрель көннәрендә аның концертлары район мәдәният сараенда гөрли.

Кичә иске Балтачта Илсөя Бәдретдинова концертында бик кызык хәл булган. Райондашыбыз Гүзәллия Солтанова сәхнәгә менеп яраткан җырчысына каен суы бүләк иткән.

–Эх, каен суы... Каен суын эчәлмим, урманнарга туктарга вакыт юк. Шулай мине зурлаганыгыз өчен бик зур рәхмәт. Киләсе елга мин сиңа банкасын алып килермен, – дип көлеп рәхмәт сүзләрен җиткерде Илсөя Бәдретдинова.

Автор: Фиргат Набиуллин
Читайте нас