Новости
18 апрель 2025, 04:25

Балтачта курчаклар да милли киемнәр “кия”

Магашлы — Алмантай авылыннан курчаклар эшләү остасы Глафира Шайхутдинованың иҗат эшләре хәзер күргәзмәләрдә аерым урын алып тора.

Балтачта курчаклар да милли киемнәр “кия”Балтачта курчаклар да милли киемнәр “кия”
Балтачта курчаклар да милли киемнәр “кия”

Белгечлеге буенча педагог Глафира Григорьевнаның оста куллары булдырган курчакларга сокланмый мөмкин түгел. Күңел, йөрәк җылысын кушып эшләнгән курчаклар коллекциясендә дистәләгән курчагы милли киемнәр “кигән”.  

—Башта курчакларның үзләрен эшлим. Кием стилен, милли бизәкләрне интернеттан эзләп табып өйрәнәм. Аннары рәсем төшерәм, үлчәп ыргак ярдәмендә үрәм. Һәр курчакка җанлы кеше итеп карыйм. Алар шул тикле якын һәм балалар, кешеләр күңелен илһамландыруына шатмын, — ди Глафира Григорьевна.

Эксклюзив әйберләр тудыру остасының кабатланмас иҗат җимешләре районга килгән рәсми кунакларда да кызыксыну уята.

Балтачта курчаклар да милли киемнәр “кия”
Балтачта курчаклар да милли киемнәр “кия”
Балтачта курчаклар да милли киемнәр “кия”
Балтачта курчаклар да милли киемнәр “кия”
Балтачта курчаклар да милли киемнәр “кия”
Автор:Аида Хайртдинова
Читайте нас