Новости
17 апрель 2025, 10:13

Май бәйрәмнәрендә ничә көн ял итәбез?

Алда безне Яз һәм Хезмәт бәйрәме көтә. Ничек ял итәчәкбез?

Май бәйрәмнәрендә ничә көн ял итәбез?Май бәйрәмнәрендә ничә көн ял итәбез?
Май бәйрәмнәрендә ничә көн ял итәбез?

РФ Хезмәт кодексының 112нче статьясы нигезендә эш көне булмаган бәйрәм көне 1 май гына булып тора. Шуңа күрә аңа күпме ял өстәлүенә карамастан, ял бер көнгә генә озайтыла.

Быел Яз һәм Хезмәт бәйрәме пәнҗешәмбегә туры килә, шуңа күрә эшчеләр ял һәм эшләми торган бәйрәм көннәрен рациональ файдалансын өчен РФ Хөкүмәте карары белән 4 гыйнварның ял көне җомгадан 2 майга күчерелде. Шул рәвешле, биш көн эшләүчеләр 1, 2, 3 һәм 4 майда ял итә, алты көн эшләүчеләр – 1 һәм 4 майда. 30 апрельдә эш вакыты бер сәгатькә кыскара.

1 майда эшләячәк хезмәткәрләр өчен (график буенча, вахта һәм башкалар) икеләтә күләмдә хезмәт хакы каралган.

Автор:
Читайте нас