Новости
17 апрель 2025, 06:47

Балтачка “Рәйхан” клубы әгъзалары килде

“Рәйхан” клубы әгъзалары— “Батырша”  музеенда

Балтачка “Рәйхан” клубы әгъзалары килдеБалтачка “Рәйхан” клубы әгъзалары килде
Балтачка “Рәйхан” клубы әгъзалары килде

Телевизор экраннарыннан барган “Рәйхан” тапшыруын күпләрегез хәтерлидер. Көтеп алып, яратып карый идек. Татар телендәге “Рәйхан” тапшыруын  журналист, шагыйрә, язучы  Халисә Мөхәммәдиева 19 ел алып барды. Ул тапшыруның авторы һәм алып баручысы.  Шушы тапшыру ябылгач,  Халисә Мәсгүт кызы “Рәйхан” клубын оештырган.

Әйтергә кирәк, әлеге клубка озак еллар Башкортстанның дәүләт телевидениесендә барган “Рәйхан” тапшыруы фанатлары гына түгел, татар милләте, аның теле, мәдәнияте һәм киләчәге өчен җан аткан затлар җыелган.  Хәлисә Мәсгүт кызы, клубның җитәкчесе буларак, һәр очрашуны һәм сәяхәтне мавыктыргыч итеп үткәрүгәзур көч сала.  Клубташлар татар халкы яшәгән төбәкләргә дәими сәяхәт кылалар, аларның яшәеше белән танышалар. Күптән түгел алар Чувашиядә булып кайтканнар.

Унсигезенче гасыр мәгърифәтчесе Габдулла Галиев ( Батыршаның)  йорт музее  директоры Рәфис  Шәйхәйдаров кунакларны сәламләп, данлы якташыбызның биографиясе, тормыш юлы белән таныштырды. Мөселман халкының көчләп чукындырылуы, мәчетләрне юкка чыгару, үз диненнән баш тартырга теләмәүчеләрне эзерлекләү, җәберләүгә каршы көрәш алып барган Батырша турында сөйләгәнне кунаклар игътибар белән тыңлады.  1700нче еллардагы китапларның, экспонатларның саклануы аларны аптыратты хәтта. Батырша турында мәгълүмат 8нче сыйныф программасында “Русия тарихы” китабына кертелүе хакында Рәфис хәзрәтнең кызы Гүзәл Камалтдинова бәян итте.

 “Рәйхан” клубы җитәкесе Халисә Мөхәммәдиева  шушы музейны ачкан гына вакытларда килеп, тапшыру ясаганы хакында сөйләде. Музейдагы экспонатларның һәм китапларны сакланышы  буенча да фикерләрен җиткерде. Музей директорына  рәхмәт сүзләрен җиткерде.

 Шушы клубта Уфа шәһәрендә яшәүчеләр белән бергә, Кушнарен районыннан килгән кешеләр дә бар иде. 

—Шушы күрешүебезгә чиксез шатмын. Җылы аралашу өчен чиксез рәхмәтлемен. Сез байсыз. Шулкадәр бай мәгълүмат туплаганылган. Рәфис хәзрәтнең сөйләгәннәрен йотлыгып тыңладык. Еллар буена күпме байлык тупланган. Аның дәвамчылары— кызлары бар. Мин Балтач районына килеп үземнең укучым Фәрит Әхмәтов белән очрашуым белән дә бәхетлемен. Егерме ел узып киткән, ә ул еллар кичәкебек кенә, —ди Кушнарен авыл хуҗалыгы техникумында укытучы булып эшләгән, әлеге көндә хаклы ялда булган Рәмилә Ибраһимова.

“Рәйхан” клубы составында Яңа Балтач авылында укытып киткән райондашыбыз Кадрия Фарбиева да бар иде. Аның да укучылары укытучылары белән шушы музейда очрашты.   

Талантлы  һәм гүзәллеккә гашыйк  милләттәшләребез рәхмәт сүзләре, җылы теләкләр әйтеп, бай тәэссоратлар белән таралышты шушы сәяхәттән. Алар белән очрашу күңелләрдә  сүз белән аңлата алмаслык җылылык калдырды.   

Рифина ГАЛИЕВА.

Автор фотолары.

Балтачка “Рәйхан” клубы әгъзалары килде
Балтачка “Рәйхан” клубы әгъзалары килде
Балтачка “Рәйхан” клубы әгъзалары килде
Балтачка “Рәйхан” клубы әгъзалары килде
Балтачка “Рәйхан” клубы әгъзалары килде
Балтачка “Рәйхан” клубы әгъзалары килде
Балтачка “Рәйхан” клубы әгъзалары килде
Балтачка “Рәйхан” клубы әгъзалары килде
Балтачка “Рәйхан” клубы әгъзалары килде
Балтачка “Рәйхан” клубы әгъзалары килде
Балтачка “Рәйхан” клубы әгъзалары килде
Балтачка “Рәйхан” клубы әгъзалары килде
Балтачка “Рәйхан” клубы әгъзалары килде
Балтачка “Рәйхан” клубы әгъзалары килде
Балтачка “Рәйхан” клубы әгъзалары килде
Балтачка “Рәйхан” клубы әгъзалары килде
Балтачка “Рәйхан” клубы әгъзалары килде
Балтачка “Рәйхан” клубы әгъзалары килде
Балтачка “Рәйхан” клубы әгъзалары килде
Балтачка “Рәйхан” клубы әгъзалары килде
Автор:Рифина Нигамаева
Читайте нас