Новости
16 апрель 2025, 04:12

Нөркә авылы үзешчәннәре Яңавылга юлланды

Яңавылда бүген, 16 апрельдә, олы буын вәкилләре арасында “Мин яратам сине, тормыш!” дигән республика фестивале үтә. Балтач районыннан анда Нөркә авылы үзешчәннәре дә катнаша.

Нөркә авылы үзешчәннәре Яңавылга юлландыНөркә авылы үзешчәннәре Яңавылга юлланды
Нөркә авылы үзешчәннәре Яңавылга юлланды

Бу хакта авылдашлар чатында нөркә авыл биләмсе башлыгы Ильяс Нигаматуллин язды.

“Хәерле иртә, авылдашлар! Артистларыбыз Яңавыл якларына юл тоттылар. Хәерле юллар, унышлы чыгышлар теләп калабыз!” — дип җылы теләкләрен җиткерде ул.

Теләкләргә без дә кушылабыз. Җыр-моңга, сәнгатькә гашыйк Нөркә авылы үзешчәннәре бу җитди чарада сынатмаслар!

 “Мин яратам сине, тормыш!” өлкән буын кешеләренең республика иҗат фестивале быел Ватанны саклаучылар елына һәм Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 80 еллыгына багышлана.

Нөркә авылы үзешчәннәре Яңавылга юлланды
Нөркә авылы үзешчәннәре Яңавылга юлланды
Нөркә авылы үзешчәннәре Яңавылга юлланды
Нөркә авылы үзешчәннәре Яңавылга юлланды
Автор:Аида Хайртдинова
Читайте нас