Новости
15 апрель 2025, 10:31

Фрунзе басуларына кукуруз кире кайта

Фрунзе исемендәге җәмгыятьтә берничә ел тәнәфестән соң быел янә кукуруз чәчәргә планлаштыралар. Чәчү эшләрен уңышлы башкарып чыгу өчен шушы көннәрдә махс ус чәчкеч сатып алдылар  

Фрунзе басуларына кукуруз кире кайтаФрунзе басуларына кукуруз кире кайта
Фрунзе басуларына кукуруз кире кайта

Иске Тимкә. 16 апрекль - "Балтач таннары". Фрунзе исемендәге җәмгыятьтә берничә ел тәнәфестән соң быел янә кукуруз чәчәргә планлаштыралар. Чәчү эшләрен уңышлы башкарып чыгу өчен шушы көннәрдә махс ус чәчкеч сатып алдылар.

Үсемлекчелек тармагында  кукуруз күп еллар терлекчелек өчен таяныч культура булып торды.  Силос өчен ул  тиңе булмаган  яшел масса  чималы. Ә  соңгы елларда кукуруздан  уникаль технология буенча транзит крахмал да  хәзерли башладылар.

Элек Фрунзе исемендәге җәмгыятендә кукурузны зур мәйданнарда үстерәләр иде. Әмма орлыклары кыйммәт  булу сәбәпле, соңгы берничә елда  хуҗалык бу культурадан баш тартты.  Берьеллык  терлек азыгы культуралары   мәйданнарының  төп өлешен бу елларда  вика биләп торды.

Әмма хәзер чәчүлек мәйданнары структурасын  кабат карадылар. Быел инде кукуруз орлыклары һәм махсус техника — төгәл чәчкеч сатып алдылар.

 - Элек без кукурузны гадәти чәчкечләр  ярдәмендә  чәчә идек, бу бик уңайсыз иде. Яңа техника үзен ничек күрсәтер. Басуда  карарбыз, - ди механизатор Илнур Гыйләҗев, махсус техникага ышаныч баглап. Әлеге вакытта  механизатор Гаитхан Шәйнуров, Илнур Гыйләҗев, Линат Суфияров һәм Илнур Гаскәровлар  К-744 тракторы ремонты белән мәшгуль.

— Бер К-744 тракторы инде тулысынча әзер һәм буялган. Без монысын да шул ук рухта  сафка бастырабыз. Кукуруз чәчү дә планлаштырылгач, бу тракторларга йөкләнеш артачак , - ди механизатор Гаитхан Шәйнуров, ремонт фронтында вакыт көннән-көн кысыла баруын билгеләп.   

Башкортстанның төньяк-көнбатыш авыл хуҗалыгы  колледжы  студентлары өчен дә эш табылды. Алар хуҗалыкта производство практикасын узалар. Рәсүл Гыйләҗев, Рөстәм Гыйззәтуллин һәм Илмир Төхфәтуллин тәҗрибәле механизаторлар җитәкчелегендә дисклы тырмаларны ремонтлау белән шөгыльләнәләр. Хуҗалыкта һәркем үз урынын белә һәм эш белән мәшгуль. Биредә хезмәт сөючәнлек һәм җаваплылык атмосферасы хөкем сөрә.  

 Фрунзе исемендәге хуьалыкта кукуруз, уңдырышлылык һәм муллык символы буларак, яңадан басуларга кайта. Мул уңыш вәгъдә итеп, аның кояшка таба  тартылган  яшел сабакларын җәй ахырында күрербез әле. 

Автор:Дамир Хайртдинов
Читайте нас