Новости
14 апрель 2025, 06:22

Көнтүгештә мәктәп бар иде

Сирәк экземпляр дигән төшенчә бар. Көнтүгеш урта мәктәбен тәмамлаганнарга да туры килә бу төшенчә. Сирәк, чөнки  андый бәхетле кешеләр районда  берничә генә.  Бу мәктәпнең гомере  озын булмады, ләкин ул тарихта якты эз калдырды

Көнтүгештә мәктәп бар идеКөнтүгештә мәктәп бар иде
Көнтүгештә мәктәп бар иде

Көнтүгеш. 14 апрель - "Балтач таннары".  1998 елда  Көнтүгеш урта мәктәбен  яңадан тулы булмаган урта мәктәпкә үзгәртеп корган мәлне  мәктәптә сиксәннән артык укучы белем ала иде.

Сирәк экземпляр дигән төшенчә бар. Көнтүгеш урта мәктәбен тәмамлаганнарга да туры килә бу төшенчә. Сирәк, чөнки  андый бәхетле кешеләр районда  берничә генә.  Башкортстан Республикасы Гадәттән тыш хәлләр министры урынбасары Илдар Сәетгәрәев, социаль иминият һәм страховкалау бүлекчәсенең Балтач районында клиентлар белән эшләү хезмәте җитәкчесе урынбасары Әлфинә Кашфуллина, блогер Илнур Фарахов,  "Балтач таңнары" хәбәрчесе Рифина Нигамәева шушы мәктәпнең элекке укучылары. Бу мәктәпнең гомере  озын булмады, ләкин ул  тарихта якты эз калдырды.

1990 елда Көнтүгеш  тулы булмаган урта мәктәбе урта мәктәп итеп үзгәртеп корыла. Беренче чыгарылыш 1992 елда булды, һәм   мәктәп үз тарихында бары алты сыйныф чыгарып кала алды.

Инде 1998-1999 уку елына унынчы сыйныф укучылары башка уку йортларына укырга барырга мәҗбүр булдылар.

Фотографиядә 1996 елгы чыгарылыш укучылары сурәтләнгән.  Бу мизгел  1995 елның 28 гыйнварында туктатылган. Фотода ике укучы юк. Чирләп, алар бу көнне укырга килмәгән булганнар.

1998 елда мәктәпне, аз комплектлы дип танып, яңадан тулы булмаган урта мәктәпкә үзгәртеп кордылар. Гәрчә бу чорда мәктәптә сиксәннән артык укучы белем алса да!

1996 елда мәктәп яңа бинага күчерелгән иде, ләкин инде ике меңенче елларның икенче унъеллыгында  аның бинасын  тулысынча сүттеләр. Яңа бина  бары ун елдан артыграк хезмәт итте.

Ә бүген? Районда укучыларның гомум саны утыздан артмаган мәктәпләр дә  бар...

Автор:
Читайте нас